Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венера Рәмиева: «Бу җиңү мине рухландырды»

Куады авылында яшәүче Венера Рәмиева «Ветераннар – Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучылар» республика конкурсында «Декоратив флористика» номинациясендә өченче урын алды.

«Ветераннар – Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучылар» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы республиканың Дәүләт Советында узды. Конкурста җиңү яулап кайткан Венера Рәмиева белән иҗаты турында сөйләштек.

– Йон материа ­ лы кулланып иҗат белән шөгыльләнергә китапханәдә үткәрелә торган мастер-классларда өйрәндем. Йон белән «рәсем ясау» миңа бик тә ошады. Холкым белән мин күңелемә ошаган шөгыль белән мавыгучан кеше. Иҗат итәргә яратам. Күңелем тулы фантазия, матурлыкны күрә беләм. Шул хисләрне йон материалыннан картиналарга күчерәм.

Безнең Рәмиевлар нәселендә рәссамнар, сәнгать әһелләре күп. Кызганычка, балачакта мин сәнгать белән максатчан шөгыльләнмәдем, спортны өстенрәк күрдем. Хәзер, вакытлар узгач, югалтканымны кайтарырга телим.

Бу эш белән шөгыльләнүем чигүнең гадирәк төре – чатлы (крестик) чигүдән башланды. Хәзер минем яраткан шөгылем – йон рәсем сәнгате техникасында эшләү. Бу нечкә эш. Сабырлык, игътибарлылык таләп ителә. Шуңа өстәп, матурлыкны тоя белү хисе булган кеше генә шундый шөгыльгә алына дип уйлыйм. Моннан тыш, иҗатчыга төсләрне дөрес итеп парлаштыра белү осталыгы да кирәк.

Оригиналны принтерда бастырам. Аннары картон өслегенә грунт салына, ул яхшы сыйфатлы булып кибәргә тиеш. Махсус корал кулланып йонны яхшылап җәям.

Иҗади эшемнең абруйлы республика конкурсында призлы урын алуына бик тә шатмын. Җиңү миңа иҗат үсеше өчен яңа импульс бирде. Башымда яңа идеяләр туып тора. Ниятем – кул эшенең бу төрен тагын да үстерү, матур картиналар иҗат итү, – ди конкурста җиңү яулаган Венера Рәмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев