Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватаныңа мәхәббәт тарихтан башлана

Соңгы елларда балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча илдә шактый гына эшләр башкарыла. Әйтик, мәктәптә махсус дәресләр, чаралар уздырыла, яшь буынны үзе янында туплаучы хәрәкәтләр, түгәрәкләр булдырыла. Һәм әлбәттә, музейлар ачыла, булганнары киңәйтелеп, зурайтыла, тулыландырыла.

Моның һәммәсе дә Ватанга карата мәхәббәт, туган җирнең тарихына хөрмәт тәрбияләүгү, мөһим булган кыйммәтләрне аңларга, үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең Тукай районында да патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Һәм шушы эштә мөгаллимнәргә җирле музейлар бик нык ярдәм итә. Кенәз мәктәбендә урнашкан хәрби дан музее шундый музейларның берсе.

– Музей ул хәтер, әлеге җирлектә туып-үскән, Ватаны өчен гомерләре сугыш кырында өзелгән егетләребез, әби-бабайларыбыз турындагы хәтерне саклап торучы урыннарның берсе. Биредә Бөек Ватан сугышы, Төньяк Кавказ сугышына бәйле бик күп экспонатлар тупланган. Аларны җыярга безгә авыл кешеләре дә, хәрби хезмәттә булучылар да ярдәм итте. Ел саен диярлек музейдагы экспонатлар яңарып, баеп тора. Чаллы шәһәре эзләнү отрядлары белән Бөек Ватан сугышы вакытында каты бәрелешләр булган урыннарга чыгып, эзләнүләрдә катнашам. Экспонатларның бер өлеше шуннан килә, кайбер тарихи кыйммәте булган әйберләрне базарларда күреп сатып алам, кемдер «әбидән, бабайдан» калды дип, көнкүреш әйберләре, китаплар, башкасын китерә, – дип сөйләде музейны карап торучы активист Михаил Жилин.

Аның белән бергә Ленинград блокадасы вакытында кулланылган чәйнекләр, лампалар, пионерия вакытындагы формалар, гади кешеләр көнкүрешендә кулланган әйберләр, эзләнүдә табылган, егерменче гасыр башындагы, патша вакытындагы мылтыклар, хәрби почмакны карап чыгабыз. Һәр экспонат турында ул сәгатьләр буе бәйнәбәйнә сөйли ала.

– Әлеге музейны оештыруда күп кешенең хезмәте керде. Лидия Викторовна Кликич нигез салучы шундый кешеләрнең берсе. Мин аларның эшен дәвам гына итәм, – диде тыйнак кына Михаил Владимирович.

Кенәз мәктәбе укучылары әлеге музейга бик теләп йөриләр. Биредә еш кына экскурсияләр уза, музей янында махсус хәрби операциягә багышланган стендлар, күргәзмәләр оештырылып тора. Музейда булган экспонатлар «батырлык дәресләре»ндә файдаланылып, балаларда тарих белән кызыксынуны, патриотизм тәрбияләүдә ярдәм итә.

– Музеебыз белән бик тә горурланабыз. Ул чыннан да мөгаллимнең тәрбия эшендә, тарих дәресләрендә зур ярәмчеләрнең берсе, – ди Кенәз мәктәбе укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев