Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Василисаны һәм җинаятьтә шикле кешене эзлиләр

2 февраль көнне сигез яшьлек Чаллы кызы Василиса Галицина мәктәптән өенә кайтмый. Ул әле бүгенгә кадәр табылмаган, кайда икәнлеге дә билгесез.

Василиса Сидоровка бистәсендә С-12/03 йортында яшәгән, 5нче мәктәпнең 2нче сыйныфында укыган. Соңгы тапкыр кызны Сидоровка бистәсендә Энерготөзелеш колледжы каршындагы җир асты кичүе янында күргәннәр.

Василиса карап торышка 7-8 яшьлек кыз, ябык гәүдәле, буе 120 см тирәсе, биленә кадәр төшкән аксыл чәчле, зәңгәр күзле. Кыз ачык зәңгәр төстәге курткадан булган, башына алсу төстәге бәйләнгән шапка кигән, аягында "Спартак" фирмасында эшләнгән кара төстәге сапогилар, аяк киеменең өске ягына лакланган кара каеш тагылган, мәктәп күлмәге көрән төстә, аның өстеннән кара алъяпкыч бәйләгән, шәмәха төстәге бәйләнгән кофта кигән, ак водолазкасы да бар.
Кыз кырыйлары кара белән эшләнгән алсу төстәге мәктәп сумкасы тоткан, анда мәктәп кирәк-яраклары тутырылган булган. Үзе белән «EXPLAY» дип аталган караңгы-шәмәха төстәге телефонын да алган.

2 февраль көнне Комсомольский полиция бүлегенә Василиса Галицинаны урлауда шикле кеше турында мәгълүмат килде. Ул 25-35 яшьлек ир-ат, буе 180-185 см, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле. Башына бәйләнгән кара шапка, өстенә караңгы зәңгәр пуховик кигән, муены курткасының якасы белән капланган. Караңгы төстәге спорт чалбарыннан, аягында кара ботинкалар. Чалбар балагын аяк киеменә кыстырган. Татар кешесенә ошаган, татарча сөйләшкәндә акцент сизелә. Исемен Фәрит дип атый, алдарга да мөмкин.

Караңгы соры төстәге Шевроле Нива автомобилендә хәрәкәт итә, артта прицеп тагу өчен фаркоп куелган, багажнигында запас тәгәрмәче юк, дәүләт номеры билгеле түгел.

Кызны күрүчеләрнең, кайдалыгы турында ни дә булса белүчеләрнең яки җинаятьтә шикле кешегә тап булучыларның 02 яки 71-38-03, 71-32-60, 39-69-49 телефоннары буенча Яр Чаллы шәһәренең «Комсомольский» полиция бүлегенә хәбәр бирүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев