Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васил Хаҗиев: «Тукай районында милләтара мөнәсәбәтләрдә аерата сак булу кирәк»

Район халкының 69,6 процентын татарлар, 23,8 процентын - руслар, 2 процентын - керәшеннәр, 1,4 процентын - чуашлар, 3,1 процентын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. «Тукай районының үзенчәлеге шунда - бездә хәзер бер генә чиста татар яки чиста рус авыллары калмады. Шәһәр янында булу төрле халык вәкилләрен үзенә җыйды. Шуңа күрә...

Район халкының 69,6 процентын татарлар, 23,8 процентын - руслар, 2 процентын - керәшеннәр, 1,4 процентын - чуашлар, 3,1 процентын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. «Тукай районының үзенчәлеге шунда - бездә хәзер бер генә чиста татар яки чиста рус авыллары калмады. Шәһәр янында булу төрле халык вәкилләрен үзенә җыйды. Шуңа күрә милләтара мөнәсәбәтләрдә безгә бик сак булырга кирәк», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Васил Хаҗиев Татарстан Республикасы халыкларының III съезды алдыннан узган Иҗтимагый совет утырышында.
«Районда дини һәм милли җирлектә килеп чыккан каршылыклар юк, террор һәм экстремистлык белән бәйле очраклар теркәлмәде, радикаль агымнар күзәтелми», - дип белдерде бу җәһәттән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Милли сәясәтне гамәлгә ашыру максатыннан, җирлектә Бөтендөнья татар конгрессының һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең җирле оешмалары, рус милли-мәдәни оешмасы, керәшен җәмгыяте, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат хатын-кызлар оешмасы эшләве билгеләп үтелде утырышта. Авылларда фольклор коллективлары актив иҗат итә, аларның республикага гына түгел, чит регионнарга да чыгуы милли үсештә, тарихи кыйммәтләрне саклауда әһәмиятле гамәл. Мәдәният учреждениеләренең күпчелегендә балалар фольклор коллективлары да барлыкка килә.
Балалар бакчаларында милли тәрбиянең ничек торышы хакында Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» бакчасы мөдире Венера Сафина сөйләде. Бу - ике телне өйрәнү буенча «Билингваль балалар бакчасы» республика проектында җиңү яулаган учреждение. Биредә, нигездә, рус телле балалар. «Татарчага өйрәтүне без уен рәвешендәге чаралар, татар мультфильмнары, методик кулланмалар ярдәмендә алып барабыз. Татарча белмәгән әти-әниләр, балаларына булышыр өчен үзләре дә телгә бик теләп өйрәнәләр», - диде Венера Исаковна.
Түбән Суыксу урта мәктәбе директоры Венера Сафиуллина милли белем һәм тәрбия бирүнең мәктәп системасында ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Бүген биредә 150 бала укый, коллективтагы һәр укытучы ике телне дә камил белә. «Белем һәм тәрбия бирүне халыкның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтү аша алып барабыз», - дип белдерде җитәкче.
«Иң мөһиме - балалар телләрне өйрәнүнең мөһимлеген аңласын. Гомумән, үзара яхшы мөнәсәбәттә яшәр өчен яныңдагы халыкны, аның телен белергә кирәк», - дип билгеләп үтте бу уңайдан район башлыгы Васил Хаҗиев.
Утырышның икенче өлешендә республика съездына бару өчен делегатлар сайланды. 22 апрель көнне Казанга хезмәт ветераны Фәимә Гыйниятуллина, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге һәм якташлар җәмгыяте рәисе Инзилә Әхмәтгәрәева, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, үзәк больницаның баш табибы урынбасары Резедә Мөхәммәтшина, район керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Михаил Мифодеев, сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы башлыгы Айбулат Якупов, рус милли оешмасы җитәкчесе Ольга Гончарова һәм «ПластиК» җәмгыятенең коммерция директоры Антон Комлев барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев