Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валерий Пучининны искә алдылар

Шушы көннәрндә «Татарстан» совхозы поселогында туып-үсеп, Чечня җирендә батырларча һәлак булган Валерий Пучининның үлгән көнендә, герой истәлегенә «Батырлык йөрәкләрдә яши» дигән хәтер акциясе үткәрелде. Валерий хәрби подразделение составында кизүдә торганда үз районында күзәтү үткәргән вакытта каты яралана. Шул вакытта иптәшләрен кисәтергә өлгереп, аларны үлемнән саклап кала, алган ярасыннан үзенең гомере...

Шушы көннәрндә «Татарстан» совхозы поселогында туып-үсеп, Чечня җирендә батырларча һәлак булган Валерий Пучининның үлгән көнендә, герой истәлегенә «Батырлык йөрәкләрдә яши» дигән хәтер акциясе үткәрелде.

Валерий хәрби подразделение составында кизүдә торганда үз районында күзәтү үткәргән вакытта каты яралана. Шул вакытта иптәшләрен кисәтергә өлгереп, аларны үлемнән саклап кала, алган ярасыннан үзенең гомере өзелә. Батырлыгы өчен өлкән лейтенант дәүләт бүләгенә лаек була.
Герой истәлегенә багышланган әлеге чара «Шәфкать» социаль яклау үзәгендә узды. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче ун бала ул көнне үз куллары белән ясаган чәчәкләрне Кнәз авыл җирлегендәге хәрби дан бүлмәсендә Валерий Пучининның портреты янына куйдылар. Аннары батырны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында да булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев