Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентина Нислина: «Һөнәрем – бәхетле язмышым»

Эшчеләр династиясе – предприятиеләрнең олы горурлыгы, зур байлыгы. Чөнки гаилә белән, берничә буын бер үрында эшләү буыннар чылбырының дәвамлы булуын күрсәтә. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә гомуми хезмәт стажы 121 ел тәшкил иткән династия бар – Нислиннар гаиләсе.

Новотроицкоеда яшәүче Валентина Васильевна 2011 елдан «Чаллы-Бройлер»да хезмәт куя. Ул хезмәт биографиясен кош эшкәртүче буларак башлый. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мастер вазифасына күтәрелә. Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә сменада 36 кеше эшли.

«Аңа кадәр башка урында эшләдем һәм шул ук вакытта югары белем алдым. Әмма элекке эш урынында хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар булды. Әнием «Чаллы-Бройлер»га эшкә урнашырга тәкъдим итте. Әнием Любовь Петровна кош фабрикасында 2004 елдан бирле эшли. Үз хезмәтен белеп һәм яратып башкара. Хезмәттәшләре, җитәкчелек тарафыннан хөрмәт казанды. Әниемнең абруен югары тоту өчен мин дә тырышып эшлим.

«Чаллы-Бройлер»га эшкә барырга тәкъдим иткәч, әнием миңа үгет-нәсихәтен әйтте: «Син – белемле, җаваплы. Менә күрерсең, кызым – яхшы эшләячәксең! Сине һичшиксез эшеңдә күтәрәчәкләр», – диде. Әнинең ышанычын аяк астына салып таптамаска, йөзен кызартмаска тырышу да булгандыр инде. Эшемне ярату да зур роль уйнагандыр. Минем хезмәтемне бәяләделәр», – ди әңгәмәдәшем.

Валентинаның бертуган абыйлары Вячеслав белән Владислав Андриановлар да «Чаллы-Бройлер»га эшкә урнашалар. Алар да тырыш хезмәт куеп, югары разрядлар алуга ирешәләр.

Валентина эше хакында сөйләвен дәвам итә: «Бер ел тавык түшкәләрен эшкәртү бүлегендә хезмәт куйдым. Бу – ит чималын эшкәртүнең шундый этабы – ит сөяктән аерыла. Монда инде осталык таләп ителә», – дип аңлата белгеч.

– Мастерыбыз кешенең хезмәтен бәяли белүче кеше. Үз эшемне ихластан башкаруымны ошатып, югарырак дәрәҗәгә күтәрүдә өлеш кертте, – дип, Валентина остазын рәхмәт хисләре белән искә ала. – Предприятие даими рәвештә үсә, җитештерү сферасы киңәя бара. Менә мине дә эшкәртү участогына күчерделәр, аннары сугым цехы мастеры дәрәҗәсенә күтәрделәр. Мин ул вакытта инде читтән торып югары белем алырга өлгердем, – дип, эше хакында яратып сөйли мөлаем ханым.

Алгарак китеп шунысын да әйтәсе килә, яшь кыз булачак ире Владимир белән дә «Чаллы-бройлер»да танышкан. Яшь белгечләр икесе дә ирекле, икесе дә күп балалы гаиләләрдән булганга уртак телне тиз тапканнар.

Володя – Мамадыш районыннан. Аны безгә – «Чаллы-Бройлер»га яхшы итеп яшәрлек акча эшләү теләге алып килә. Туган авылындагы ферма аның армиядән кайтуына бетерелгән була. Аны беренче тапкыр безнең цехта күрүгә үк: «Бу – минем хыялдагы ир-егет!» – дип уйладым. Ул җаваплы, хуҗалыкчыл, тырыш. Башта аралаштык, аннары телефоннар алмаштык, очраша башладык. Бер-беребезне чын күңелдән яратуыбызны аңлагач, гаилә кордык. Хәзер тату гаиләдә Виолетта, Каролина һәм Радиславны яратып тәрбиялибез», – дип сөйли яшь ханым.

Предприятиедә озак еллар Владимирның абыйсы Алексей Нислин, аның хатыны Гүзәлия, балалары Лилия һәм Фаил белән бергә кош итен ыслау цехында эшлиләр.

«Нәкъ шушы абыйсы киңәше буенча Володя безгә эшкә урнашты да инде, – диде Валентина, аннары дәвам итте: – Һәр кешенең тормышында эш төп роль уйный. Аның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты, кәефе аңа бәйле. Ә минем очракта һөнәрем – минем язмышым».

Валентина – төпле, ихтыяр көченә ия, тәвәккәл, үз эшен яхшы белүче, ачык йөзле ханым. Әңгәмәбез ахырында ул: «Бөтен кеше дә яхшы яшәргә тели, әмма күпчелеге эшләргә теләми. Безнең «Чаллы-Бройлер»да «җиңел» акча юк. Әмма лаеклы хезмәт хакы бар. Тормышта төрле хәлләр була. Кайгыларны уртаклашу, шатлыкларны бүлешү дигән нәрсә безнең коллективта бик көчле. Кеше яшәешендә килеп чыккан вак-төяк мәшәкатьләр булган очракта да ярдәм итү чараларына кадәр уйланылган. Профсоюз оешмасы эшли. Менә безнең гаиләне генә алыйк. Әниемә «Ана даны» медале алу өчен кирәкле документларны җыярга булыштылар, гаиләдәге барлык балалар да Ижауга экскурсиягә бардылар, беренче сыйныф укучылары җыелмалары алдылар, берничә тапкыр мин хезмәттәшләрем белән тарихи урыннар буйлап сәяхәт иттем. Теләге булганнар Татарстан шифаханәләрендә дәвалана, ял итә ала. Әлегә үзем анда барырга теләмим, ә менә әнием «Ижминводы» шифаханәсендә булды. Анда аңа бик ошады. Узган ел яхшы күрсәткечләр өчен мине «Чаллы-Бройлер» ширкәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, премия тапшырдылар. Әлбәттә, балалар өчен яңа ел чыршылары һәм өлкәннәр өчен корпоративлар, кинотеатр һәм театрга культпоходлар оештырыла. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә без ел саен бик яхшы бүләкләр алабыз. Шулай ук бездә торак сатып алуда матди ярдәм каралган. Сүз уңаенда, якын арада без Новотроицкоедагы фатирыбыз ипотекасын ябабыз. Менә шулай, ун ел эчендә без үз торакларыбызны булдырдык. Иң мөһиме – безнең коллектив дус-тату эшли һәм яши. Шуңа күрә хәтта эштән китүчеләр дә соңрак безгә кайтырга тели. Кайчандыр минем остазым бар иде. Хәзер мин үзем башкаларны өйрәтәм һәм яшьләргә яңа урында эш серләренә төшенергә ярдәм итәм. Әгәр мин потенциалны күрсәм, җитәкчелеккә ул кешене күтәрү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәм», – диде.

Валентинаның кызы Виолетта мәктәп тәмамлагач ветеринария табибы булырга тели икән. Виолеттаның матур хыялы тормышка ашсын, ул данлы династиянең лаеклы дәвамчысы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев