Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үземне инструктор дип әйттем

Очрашуга алар тормыш иптәше белән бергә килделәр. Икесенең дә бәхеттән йөзләре балкый. Килеш-килбәтләре дә матур, сокланырлык.

Сез минем хакта бераз дөрес булмаган әйберләр язгансыз. Ә моның килеп чыгуның сәбәбе – хатыныма хезмәтем хакында бар чынын да әйтмәгән идем шул, – дип сүз башлый Марс Мөнәвир улы.

Без, журналистлар, мондый төр сүзләрне ишетеп күнеккән инде. Нәрсәдер ошарга мөмкин, нидер – юк. Ә менә Аннаның йөзе иренең әйткән сүзләреннән ничек үзгәргәнен күрергә кирәк иде! Язмабыз каһарманы исә һәммәсе хакында бик ипләп, ашыкмыйча, артыгын әйтмичә, сүзне кыска тотып сөйләде. Хәрби икәнлеге әллә каян күренеп тора шул – вакытны юкка әрәм итми. Шул ук мәлдә, сүз барышы дәвамында җәмәгате Аннаның йөзе мең төрле сорау бирә иде сыман.

Ничек? Нәрсәсе дөрес түгел? – дип, түземлеген җуеп сүз катты ул иренә.

Мин инструктор түгел, ә взвод командирының урынбасары, – коры гына җавап кайтарды Марс Мөнәвир улы.

Ә хәрби комиссариат хезмәткәрләре Гөлназ, Ләйсән һәм теге өченчесе, исемен хәтерләмим... Алар да мине алдады булып чыгамени? – дип сүзен туктатмады Анна.

Мин аларга шулай дип әйтергә куштым. Менә шундый уйдырма уйлап чыгарып, сине борчымаска теләдем, кадерлем, – диде хәрби һәм янда утырган хәләл җефетен кочаклап алды.

– Нәрсәдер әйтеп бетермәдең дип сизенгән идем шул мин, – елмаеп эндәште аңа Анна. Хатынның тавышыннан ирен аңлау да, әлеге хәлне тулысы белән кабул итү дә сизелә иде.

Бәлкем, әлеге сер хәрби операция тәмамланганчы ачылмаган да булыр иде, ләкин, моңа кадәр булган язма барысын да хәл итте.

Ничек кенә булмасын, мәкаләбезнең герое икенче тапкыр язма каһарманына әверелде. Ватанына булган мәхәббәте һәм Аннага карата булган сөюе арасында сайланганда ул үзенең туган илен, туган җирен сакларга дип карар кылган.

– Дөресен генә әйткәндә, мин шул ук вакытта инструктор да әле. Медицина ярдәмен күрсәтү, топография, хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтәм. Ватанны саклаучыларның яшьләре төрле – 18 яшьтән алып 45 яшкәчә. Иң мөһиме, мин өйрәткән егетләр арасында югалтулар юк. Ә җиңелчә генә яраланучылар исә бер айдан соң кире сафка бастылар. Мин моны яхшы күрсәткечләр дип саныйм, – дип дәвам итте Марс Гарфтдинов.

Аннары ул белемнәрнең һәм кулланмаларның куелган бурычларны үтәгәндә зур әһәмияткә ия икәнен дә аңлатып үтте.

Билгеле бер белемнәрең булганда, мина тулы кырны да тыныч кына узарга була. Баштарак, яшьләр мондый төрдәге укытуларның, хәрби әзерлекнең мөһимлеген аңлап бетермиләр. Барысы да эштә сынала, күренә, – диде Марс Мөнәвир улы. Аннары ул телефонында сакланучы хәбәрне күрсәтте: «Шундый командирны тудырып үстергән әниегезгә зур рәхмәт».

Ул үз өстендә 13 яралыны алып чыккан, «Бахмутны азат итү өчен», «Кыюлык өчен» билгеләре белән бүләкләнгән. Күкрәгендә – «Кызыл хаҗ» медале. Ул әлеге хәрбинең сугыш кырында җитди яраланганын аңлата.

«Вагнер» шәхси хәрби компаниядә хезмәт итү вакытында хәрби тәҗрибәм бар иде инде. Мин госпитальдә булган арада, безнең бүлекчәне таратканнар булып чыкты. Мин исә шалтыратырлар, мине чакырырылар дип көттем, ә телефон шул килеш гел тын торды. Шуннан соң металл эшкәртү буенча шәхси кәсебемне торгыза башладым. Ләкин, көннәрнең берендә яныма элеккеге хезмәттәшләрем килеп, яшьләрне әзерләү өчен хәрби тәҗрибәсе булган кеше кирәк дип әйттеләр. Әлбәттә, мин ризалаштым. Хатыныма исә яңа килгән хәрбиләрне генә өйрәтәм дип әйттем. Аннаны борчырга, аның хәсрәтләнүен теләмәдем. Ә ул барыбер кайгырды, елады инде. Ул бит хатын-кыз, аңларга була, – дип әйтте контрактчы, җәмәгатенә карап.

Безнең гаиләдә һәммәсен дә ир хәл итә. Әниебезнең тугыз баласы бар. Марс менә аның сигезенче баласы. Ул гаиләсендә дөрес тәрбия алган, – хәбәр итте балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Анна, әңгәмәбезгә кушылып.

Баксаң, Марс Мөнәвир улы спортка битараф түгел икән. Ул көн дә 15 километр арага йөгерә. Чыдам, көчле, үз-үзенә нык ышанган – менә шундый кеше яшьләрне хәрби эшкә өйрәтә ала да инде. Ул алар белән күнегүләр уздыра, алар белән бергә көрәшә, алар белән бергә ризыгын да әзерли. Аның бүлекчесендә һәрвакыт тәртип. Егетләр аны «командир» дип атыйлар һәм еш кына заданиядән кайтканнан соң командирларча пылау әзерләүен сорыйлар. Марс Мөнәвир улы ул ризыкны тәмле пешерә шул.

Кыска вакытлы ялы вакытында исә, язмабыз герое Тукай районындагы волонтерлар, гуманитар эш белән шөгыльләнүчеләр белән күрешеп, аларга рәхмәт әйтергә, үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Хәрби операция зонасында нәрсә кирәк? Беренче очракта анда транспорт, баглар, РЭБлар, шулай ук гади ау мылтыклары, ядрәле мылтыклар, бензин һәм дизель генераторлары кирәк. Артобстрелдан соң нәкъ менә техника сафтан чыга, – дип бүлеште хәрби. Аннары тагын дәвам итте: Минем өлкән абыем Рәис Шиһапов Ватаныбызны саклаганда һәлак булды. Күптән түгел шәһәр мэры Наил Маһдиев әниебезгә Батырлык ордены, Жуков медален тапшырды. Әнием дә, барча якыннарыбыз Рәис белән горурлана. Хәрби булуы җиңел түгел, бу тәүлек буе дәвам итүче хезмәт. Мондый эшкә алынырга теләүчеләргә шунысын әйтер идем: Ватанын яклаучы кешенең тарихка кереп калырга мөмкинлеге бар. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезнең батырлыгыгызны истә тотачак, сезнең белән горурланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев