Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Урып - җыю – 2025

Икмәк – игенченең күңел түрендә!

«Агросила» холдингы «Кама» агрофирмасының 29 мең гектар сөрүлек җире бар. Шушы җирләрдән мул уңыш алу өчен аграрийлар агротехник чараларны төгәл үтәү, басу-кыр культурасын саклау, һәр эшне үз вакытында башкару өчен ел әйләнәсенә зур тырышлык куялар.

«Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендәге басуда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Комбаийннар гөрелтесе еракларга ишетелеп тора.

 «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә 1588 гектар җирдә – көзге, 2572 җирдә язгы бодай чәчелгән. Без килгән 155 гектарлы басуда өлгергән көзге  бодайны суктыручы комбайнчылар төшке ашка туктаганнар иде. Заманча техника белән идарә итүче комбайнчыларга сәлам биргәннән соң хәл-әхвәл сорашабыз: «Кәефләр – һава торышына карап. Көн аяз, кояшлы булса – җиң сызганып ашлык ура башлыйбыз. Куәтле техника белән эшләү җан рәхәте. Һава торышы яхшы булсын дип теләп торабыз. Менә, күрүегезчә, төшке аш – тәмле, сыйфатлы. Кичкесе дә шундый. Тәмле булганга аппетит белән ашыйбыз. Хезмәт кешесенең кәефе ашауга да бәйле»,  – диләр уенын-чынын кушып.

Сәламәт кешегә  эш – шатлык ул

«КЛААС, АKРОС, Нью Холланд – вакыт белән сыналган куәтле һәм акыллы техника. Шушындый матур чакта көненә бер мең центнер ашлык суктыру берни түгел. Үз эшемне яратып башкарам. Язын – чәчүдә, урак тәмамлануга – ремонт эшләре. Игенче – бик кирәкле, саваплы һөнәр. Сәламәт кешегә – эш шатлык кына китерә ул», – ди тәҗрибәле комбайнчы Фәнзил Фәнис улы Гайнетдинов.

Олпат комбайнчылар янәшәсендәге яшь аграрий белән сөйләшәм. «Мин – Теләнче Тамак егете. Туган җиремдә төпләнеп калырга дигән ният белән Сармандагы аграр колледжга укырга кердем, анда төпле белем алам. Техник-механик һөнәрен үзләштерәм. Быел беренче тапкыр комбайн штурвалы артына утырдым. Фирдәвес, Динар, Фәнзил абыйлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Аларның төпле киңәшләре, ярдәмнәре өчен рәхмәтем чиксез. Эшем – ошый. Ярдәмчел кешеләр булу күңелне күтәрә, эшкә дәрт өсти. Акчасы да яхшы булачак. Матди яктан ата-ана җилкәсенә салынып утыру  егет кешегә килешми. Киресенчә, әнигә булышырга тырышам», – ди Динар Илдар улы Этикбаев.

Кырдан орлык заводына ашлык ташучы: Айдар Ибраһимов белән Марсель Хәбибуллин: «Бүгенгедәй чалт аяз көнне якынча 50 тонна ашлыкны орлык заводына илтеп торабыз. Башакларның тулы, ашлыкның мул булуы кәефне күтәрә. Бәрәкәтле икмәк булсын!»,  дип урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы тармагына үзләреннән саллы өлеш кертүләре хакында горурланып сөйлиләр.

Икмәк – өстәл түрендә!

«Агросила» холдингының «Кама» агрофирмасы Новотроицкое бүлекчәсен әйдәп баручы агрономы Сергей Александрович Волков: 

«Сыйфатлы, мул уңыш алыйм дисәң,  басудан кайтып кермисең инде. Безнең егетләр язын – механизатор, җәй-көз айларында – комбайнер, аннан ремонтлау эшләрен башкаралар. Орлык заводында төрле эшләр. Игенченең шулай ел тәүлеге эш белән уза да китә. Икмәк – күп көч куеп табыла торган ризык. Өстәлгә иң беренче ипекәй куела. Аның урыны һәрчак өстәл түрдә. Икмәк – игенченең күңел түрендә!  Бүгенгесе көнгә ашлыкның һәр гектарыннан якынча 46,9 центнер чыга. Бу – яхшы инде.

Тәҗрибәле комбайнчылардан: Фәнил Исламов көненә 644 тонна ашлык суктырып – I   урында, Фәнзил Гайнетдинов 629 тонна ашлык суктырып – II урында, Фирдәвес Галимәрдәнов 586 тонна ашлык суктырып – III урында бара. Калганнары да бик тырышып эшли. Егетләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Көннәр кояшлы торса тиз арада Новотроицкое бригадасында эшне төгәлләп Теләнче Тамак, Яңа Бүләк бригадаларындагы басуларга күчәрбез. Бу мөһим эшне башкару өчен 12  берәмлек комбайн һәм шул ук санда зур йөк машиналары җәлеп ителде. Техника да кеше организмы сыман. Вакыт-вакыт ул да “чирләп” куя. Аны тиз арада “дәвалап” сафка бастырырга тырышабыз.

Көннәр шулай аяз торганда тәүлегенә 300 гектар чамасы ашлык урып-суктырып, төяп җибәрәбез. Күбрәк тә эшләп булыр иде дә соң... Күрәсезме, ашлык егылган. Ишеп, хәтта ки, давыллап яңгыр яуды. Аннан соң бик көчле җил булды. Ашлыклар егылды. Менә шушындай хәлдәге ашлыкны комбайн жаткасы башта күтәрә, аннары аны тарый, аннан соң гына суктыра. Моның өчен вакыт кирәк. Диңгез сыман шаулап утырган, гадәти басуда комбайн 5 км тизлектә ашлык суктырса, менә бу басуда инде ул 2- 2,5 км тизлектә генә хәрәкәт итеп эшли ала. Нишлисең, табигать көйсезлекләренә сабыр итәргә туры килә. Ә комбаинчыларга килгәндә исә, алар уңышның яхшы булуына сөенеп, катлауландырылган эшкә артык борчылмыйча, үз эшләрен ихластан башкаралар», – ди Сергей Александрович Волков. 

Район хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов: «Һава торышы уңай килеп торса, ягъни менә бүгенгечә дәвам итсә, районыбызда урып-җыю кампаниясе уңышлы тәмамланачак. Иң мөһиме, зур тырышлык куеп чәчелгән һәм үстерелгән игеннәрнең – ашлыкның бөртеген дә исраф итмичә җыеп алу һәм тиешле урыннарга урнаштыру. Безнең районда, елның-елында, гәрәбәдәй бөртекләрнең төрле сортлары һәм категорияләре: орлыкка, ризыкка һәм мал азыгына дип тәгаенләнгәне үз урынына урнаштырыла һәм уңышлы реализацияләнә. Игенчеләребез, гомумән, аграрийлар кояшлы, аяз көннең һәр мизгелен кулдан ычкындырмыйлар.   

Тизләнеш заманасы, табигать тә үз таләпләрен куя – урып-җыю чорында уңай килгән һава торышының бер көне түгел, һәр сәгате  кадерле. Менә шуны кулдан ычкындырмыйча эшләргә дә эшләргә. Шунысы сөенечле, җирлегебездә хезмәт куючы игенчеләребез кояшлы, матур һава торышына сөенеп, эшләргә атлыгып торалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев