Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманны ничек сакларга?

Урман-табигатьнең бәяләп бетергесез хәзинәсе, тормыш чыганагы. Матур урманнар безнең район биләмәләрендә шактый. Аларны ничек сакларга һәм янгыннар чыгуга юл куймаска?

Янгын куркынычсызлыгы һәм урманнарга бару сезоны башлануга багышланган киңәйтелгән утырышта әнә шулар турында сөйләштеләр. Ул Тукай районы администрациясе бинасында узды.

Аның эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән Алабуга урманчылыгы җитәкчесе Рәмис Гыйләҗиев чыгыш ясады.

Ул 2022 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, планнары белән уртаклашты. Соңгы елларда район территориясендә профилактик эш алып бару нәтиҗәсендә урман янгыннары булмады. Җитәкче билгеләп үткәнчә, янгын чыккан очракта 10 кешедән торган өч төркем булдырылган, сүндерү өчен 3 берәмлек техника бар. Моннан тыш, килешүгә нигезләнеп, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләреннән 8 кешедән торган ике төркем, шулай ук әлеге хуҗалыкның 3 берәмлек техникасы әзер.

Аннары республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә урман янгыннары өчен җаваплылык төбәк башлыкларына йөкләнүен әйтте. Шуның нигезендә урман янгыннарына юл куймау буенча чаралар планы эшләнде, һәр муниципалитетка индикаторлар китерелде, аларның ахыргы максаты-урманнарда янгыннарны ике тапкыр киметү.

– 2019 елда «Экология» илкүләм проекты буенча урман янгыннары техникасы 90 процентка яңартылды, декабрь ахырында бер меңлек махсус ранецлар сатып алынды, якын арада республиканың барлык урманчылыкларына таратылачак, шулай ук рация сатып алынды, - дип хәбәр итте җитәкче. Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәми басуларда камылларны, урманга якын җирләрдә авыл хуҗалыгы калдыкларын-чүпләрне яндыручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәза алачак-субсидиясез калачак, дип аңлатты.

Чыгышының ахырында Рәис Кәлимулла улы район җитәкчелегенә, авыл җирлекләре башлыкларына, коткаручылар хезмәтенә урман байлыкларын саклау, янгыннарны булдырмау эшендә тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин районда 100 меңгә якын кеше яшәвен, ә чынлыкта ике тапкырга диярлек кимрәк теркәлгән булуын билгеләп үтте.

- Җәй җиткәч районда яшәүчеләрнең кискен артуы арта бара, күпләр балалары белән бергә туган якларына ял итәргә китә. Шәһәрлеләр сулыкларда һәм урман массивларында ял итүне өстен күрә. Ял итүчеләрнең тыюларга карамастан ут кабызу очраклары сирәк түгел. Монда урыннарда табигатебезне, урман байлыкларын саклау турында кайгыртып зур профилактик эш алып баручы авыл җирлекләре башлыкларының ролен билгеләп үтәргә кирәк, - диде Айрат Рафакович.

Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов игътибарын урман янгыннарын профилактикалау чаралары, янгын чыккан очракта авыл халкының гамәлләре турында буклетлар һәм элмә такталар әзерләү кирәклегенә юнәлтте.

Киңәшмәдә катнашучылар район территориясендә үткәрелергә тиешле янгынга каршы чаралар комплексы, халык арасында аңлату-агитация эше һәм урманнарны торгызу буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев