Урманнарга керү чикләнгән
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты урманнарга керү чикләнгән районнар исемлеген киңәйтте. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
Шулай итеп, хәзер исемлеккә Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч районнарыннан һәм Казаннан тыш, Лаеш, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Нурлат, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Яшел Үзән, Чүпрәле, Әгерҗе, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы, шул исәптән Тукай районнары да кертелгән. Чикләү 8 июльдән башланып, 21 көн дәвам итәчәк. Аны кертүнең сәбәбе – урманнарда янгын куркынычы зур булу, бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы яза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев