Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман аланы балаларның тавышларыннан яңгырап торды

Иске Байлар авылында бәйрәмнәр бик матур, тирән эчтәлекле һәм күңелле үтә. Чөнки мәдәният хезмәткәре Наилә Шәйхетдинова бай тәҗрибәле, эзләнүчән, иҗади кеше. Һәр чараны мөмкин кадәр күбрәк кеше катнашырлык итеп әзерли, бәйрәмгә килгән кеше тамаша кылу гына түгел, үзе дә актив катнашучы булып китә. Авылыбызның иң матур урыны - Тау башындагы...

Бәйрәмгә авылның яше-карты, бала-чагалар, кунакка кайткан авылдашлар чакырылды. Күп тә үтми аланга тәмле ризык исе таралды. Мул ризыклы табынга, йола кушканча, иң элек балаларны утырттык. Чирәм өстенә җәелгән табында нәрсәләр генә юк!

Ул арада кемдер: «Карагыз әле, карагыз! Урманнан кем чыгып килә!» - дип аваз сала. Бераз шикләнебрәк торган балалар: «Шүрәле бит бу, Шүрәле!» - дип шатланышып, аңа каршы йөгерәләр. Тукай көннәренә багышланган чараларда еш телгә алгангадыр инде, кечкенәрәк балалар да куркып калмады. Шүрәленең бармаклары агач ярыгына кысылган икән, коткаруны сорый, елый, ялвара. Балалар үз һөнәрләрен күрсәтсәләр генә ул бармакларны алып булачак икән. Китте шигырь сөйләүләр, җырлап та күрсәттеләр, биеделәр дә балалар. Шулай итеп, Шүрәлене коткардылар. Баксаң, Шүрәле булып Наилә апалары киенгән икән. Изге эш эшләгәнгә балалар үзләре дә сөенде, ә Альмира апалары һәрберсенә татлы бүләкләр бирде. Балалар шатланышып болынга таралгач, табынга зурлар утырды. Кырда ризыгы да тәмле була бит ул, мактый-мактый ашадылар, хәерле җәйләр килүен, илләргә иминлек теләделәр.

Балалар арасында төрле ярышлар, кызыклы уеннар кызганнан-кыза бара. Озынлыкка йөгерү, капчык киеп узышу, туп ыргыту, түгәрәк уен - нәрсәләр генә уйлап тапмаганнар! Бер нәрсәгә игътибар иттем: бүгенге балалар - кыюлар, сәләтлеләр, күп беләләр, әлләни тартынып та тормыйлар. Сургуттан кунакка кайткан оныгым Русланның җырлавын, оста итеп шигырь сөйләвен шатланып тыңладым. Гомумән, барыбыз да балаларның сәләтенә сокландык, иманлы булып үссеннәр, дип теләдек. Фәнзилә Хаматова, Наилә Шәйхетдинова, Альмира Ситдикова, Айгөл Шәйхетдинова төрле уеннар оештырдылар. Уеннарда өлкәннәр дә катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Барыбыз да табигать кочагында ял иттек. Оештыручыларга, матди ярдәм күрсәткән Альмира, Наилә, Фәнзиләгә мең рәхмәт. Балаларның берсе дә татлы бүләксез китмәде. Туган җирне ярату менә шундый чаралардан, авыл бәйрәмнәреннән башлана да инде.

Ләйсәния Авзалова, ветеран укытучы.
Иске Байлар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев