Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза тотуны динебезнең бер нигезе итте

Пәйгамбәребез: «Ислам дине биш баганага нигезләнә, шулардан: рамазан аенда руза тоту», — диде.

Мөселман Рамазан рузасының бер көнен сәбәпсез кулыннан ычкындырса, савабын һич кайтара алмый. Пәйгамбәребез: «Кем сәбәпсез Рамазанның бер көнен ашаса, гомере буе руза тотса да кайтара алмый»,- диде. (Тирмизи).

Әбү Һүрайрадан килә: Аллаһның илчесе әйтте: «Адәм баласыныың һәр гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек-савап алырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мәгәр рузадан башка. Дөреслектә, рузага әҗерне Мин Үзем бирәм. Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән Минем өчен тыелды». Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе раббысы белән очрашканда». (Бухари, Мүслим).

Һәр эш өчен, кеше уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин. Ягъни, ихласлыгы, тырышлыгы белән бер изге эш өчен, Аллаһ уннан җиде йөзгә кадәр изгелек билгеләгән. Ләкин руза бу микъдар белән чикләнми. «Аның өчен әҗерне Үзем бирәм!» — диде бит Аллаһ. Дөреслектә руза ул — сабырлык. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, сабырлар хисапсыз әҗерләргә ирешәләр». Шуңа күрә Аллаһның илчесе Рамазан аен сабырлык ае дип атады һәм үзенең бер хәдисендә: «Руза — сабырлыкның яртысы», — диде.

Сабырлык өч төрле була: Аллаһның әмерләренә буйсынуда сабыр булу, Аллаһ тыйганнардан тыелуда сабырлык һәм Аллаһның тәкъдире белән килгән сынауларга сабыр итү. Шушы өч сабырлык та бер рузада туплана. Бәндә Аллаһның әмеренә буйсына.

Нәрсәнедер булдыра торып та, аны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә калдыру, сәламәт иманның бер билгесе. Руза тотучы белә, ялгызын килеш ул тыелган шәһвәтләрен канәгатьләндерә ала. Теләсә ашый, теләсә эчә... Ләкин, Раббысының ачуыннан куркып, рәхмәтенә өметләнеп Аңа итәгать кыла, Ул тыйганнан тыела. Шуның белән генә дә, руза башка гыйбадәтләрдән аерыла. Шуңа да, Аллаһ: «Ул шәһвәтен, ашау-эчүен Минем өчен генә калдыра», — диде.

Руза — ул Раббы белән бәндә арасындагы бер сер. Бу сергә алардан башка берәү дә керми. Чөнки руза яшерен ният һәм гадәттә кешеләр күзеннән яшерелеп кылына торган эшләрдән баш тартуга нигезләнгән. Аллаһтан башка синең руза тотуыңны беркем дә белмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә рузада рия юк дип әйтелә. Аллаһ Тәгалә бәндәсенең яшерен, Аллаһ белән икесе арасында сер булган гыйбадәтләрен аеруча сөя.

Раббысы хозурындагы шатлыкка килгәндә, анысы Раббысында руза сәбәпле җыелып килгән әҗерләрне күргәч була. Бәндә ул әҗерләрен Кыямәттә үзенә иң кирәкле нәрсәләр буларак табыр. Пәйгамбәребез: «Дөреслектә, җәннәттә бер ишек бар. Аңа « Әр-Раян» диелер. Кыямәт көнендә ул ишектән ураза тотучылар гына керер. Алардан башка ул ишектән һичкем кермәс. «Кайда руза тотучылар?» — дип әйтелер. Шулвакыт руза тотучылар торып басарлар. Алар җәннәткә кергәч, ишек ябылыр һәм бер кем дә ул ишектән кермәс», — диде. (Бухари, Мөслим).

 Мөхтәрам газиз кардәшләрем! Адәм баласы кылган гамәлләр тигез дәрәҗәдә түгелләр. Хәдистә килгәнчә, намаз өчен кемдер савапның уннан бер өлешен генә дә алырга мөмкин. Болар барысы да калебнең ихласлыгы, ниятнең пәкьлыгы, гамәлнең сыйфаты белән бәйле. Бәндәнең тоткан рузасы төрле дәрәҗәләрдә булып, кеше аның өчен төрле әҗерләргә ирешергә мөмкин. Кайбер кардәшләребез корсак һәм җенес әгъза рузасын тоталар. Икенче берләренең колак, күз, тел, кул, аяк һәм башка әгъзалары да руза тота.

Рузаның бу дәрәҗәсе шиксез салих-изгеләрнең рузасы. Әлбәттә бар әгьзаларның рузалы булуы Аллаһка бәндәнең корсак вә җенес әгъзаны тыю белән чикләнүеннән хәерлерәк. Әйткәнебезчә, бу төр руза бар әгъзаларны гөнаһлардан саклаудан гыйбарәт.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев