Урам исемнәре күңелгә ятышлымы?
Туган авылым Оргыдыга һәм янәшә-тирә авылларга еш кайтып йөрим. Соңгы елларда авыллар бик матурайды, юллар төзек, урамнары чиста, караңгы озын кичләрдә электр утлары балкый. Кешеләре ачык йөзле, муллыкта яшиләр. Монысы, һичшиксез, зур сөенеч. Әмма күңелгә тия торган мәсьәләләр дә бар. Авыллардан үткәндә, урам исемнәренә, аларның язылышына, нинди телдә язылуына игътибар...
Урам исемнәре кешенең өс киеме сыман. Сине каршылый. Күңелгә ятышлы, шул җирлеккә мөнәсәбәтле исемнәр туган авылга горурлык хисе уята! Әйтик, Сәмәкәй авылының бер урамы Айдар Биктимеров исемен йөртә. Ул җәмәгать тәртибен саклаганда, жинаятьче каракларны юлда тоткарлаганда, батырларча һәлак була. Үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә. Авылдашлары батыр исемен авыл урамына кушып мәңгеләштергәннәр. Бу бик тә игелекле гамәл санала. Атаклы якташларыбыздан Ватан сугышы каһарманнары Кәлимулла Якупов, Нурми Шәрипов, электәге хуҗалык җитәкчеләре Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов, Зыя Закиров, Шамил Гыймадиев, Әсхәт Алеев, Зөфәр Галиев, атаклы табиб-хирург Индус Шәкүровларны туган яки эшләгән авыллары урамнары исемендә күрү һәркемгә туган ягына карата хөрмәт хисе уята торгандыр.
Шул ук вакытта урам атамаларында исеме җисеменә килеп бетмәгән, колакка ятышсыз, чит телдәге сәер исемнәрне очратасың. Үзебезнең Оргыды авылында гына «Садовая» һәм «Горная» дигән тел әйләнми торган исемнәр китереп кушканнар. Бездә бит таулары юк аның! Бу исемнәрне нишләптер саф татар авылында бары тик урысча гына язылган хәлдә укыйсың. Ихтыярсыздан күңелгә шундый уй килә: татар теле урам исемнәрен язудан та төшеп кала мени инде. Күршедәге Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Чыршылы авылларында, «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор поселокларында да шундый ятышсыз исемнәрне очратасың. «Мастерская», «Речная» (Сәмәкәй авылы), «Лесная», «Озерная» (Күгәш), «Заречная», «50 лет Октября», «Песчаная», «Переселенцев», «Интернациональная», «Советская» дигән урам исемнәре нинди тәрбияви әһәмияткә ия була ала? Белүемчә, топонимика мәсьәләләре белән авыл җирлекләре шөгыльләнә. Урамнарга еш кына урыс атамалары кушып, татарча тәрҗемәсен онытып калдыралар, шулай итеп ике дәүләт теле турындагы закон үтәлми. Бүген авылларда зур төзелеш бара, яңа урамнар туа. Аларга исем кушканда, халык белән киңәшеп эш итәргә кирәктер. Шул чагында хаталарга юл куелмас, урам исемнәре дә авылга ямь биреп торыр иде.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Фото чыганагы: agentorange.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев