Уңыш яхшы булсын өчен нишләргә?
Суган, сарымсак, бәрәңге утырту серләре.
Суган утырту серләре
Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп, «мулла»ланырга – көпшә җибәрергә мөмкин.
Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.
Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.
Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.
Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
Язын сарымсакны ничек һәм кайчан утыртырга?
Сарымсактан мул уңыш алу өчен, аны иртә язда мөмкин кадәр тизрәк, туфрак 5-6 градуска кадәр җылынганчы утыртып куярга кирәк.
Бакчачы сарымсакны помидор, кыяр, кәбестә һәм кузаклы культуралардан бушаган түтәлләргә утыртырга киңәш итә. Сарымсакны суганнан һәм аның «туганнарыннан» калган урынга утыртырга ярамый. Шулай ук сарымсакны элегрәк бакча җиләге үскән түтәлләргә дә утыртмау хәерле. Бу культураларның уртак дошманы – нематода була, бу уңышка начар тәэсир итәргә мөмкин.
Үзәк Россиядә сарымсак утырту өчен иң идеаль вакыт – апрельнең өченче декадасы. Шытымнар җиңелчә кыраулардан зыян күрмәячәк. Әмма озакка сузарга ярамый, иң ахыргы срок – май уртасы.
Язын сарымсак утырту өчен ай календаре буенча иң уңышлы көннәр – 24 апрель, 6-7, 11-12 май.
Россиянең көньягында моны иртәрәк, 28 мартка кадәр эшләргә була.
Рассадага утырту
Кайбер бакчачылар сарымсакны рассада итеп тә утырта. Бу исә җәй булмый торган диярлек, төньяк төбәкләргә кагыла.
Март ахырында сарымсак үсентеләрне 12-13 см тирәнлектәге, туклыклы туфрак белән тутырылган тартмаларга утырталар. Артык тирән булмаган буразналар сызарга һәм сарымсак тырнакларын якынча 3 см тирәнлектә утыртырга кирәк. Рәт аралары 4-5 см һәм сарымсак тырнаклары арасы 3 см булырга тиеш.
Сарымсак шытып чыккач та, аның яшь үрентеләрен туфракка күчереп утырталар. Туфракка утырту соңга калса, көзен бер генә баш өлгерергә мөмкин.
Чәчүлек бәрәңгене кайчан үрдерә башларга?
Уңыш яхшы булсын өчен, чәчүлек бәрәңгене үрдереп утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Бәрәңгене утыртыр алдыннан 1,5 ай алдан әзерли башлыйлар. Чәчүлекне җылы суда 3 сәгать чылаталар. Аннары киптерәләр һәм үрдерә башлыйлар. Беренче шытым барлыкка килгәч, бәрәңгене температура 12 градус җылы булган балконга яки башка урынга күчерәләр.
Бәрәңгене ачык туфракка утыртканда шытымнар 2-3 см булырга тиеш.
Авыруларны профилактикалау өчен, бүлбеләрне марганцовка эремәсенә салып алалар (10 литр суга 1 г марганцовка алырга кирәк) яки бакыр купоросы эремәсендә чылаталар (15 литр суга бишәр грамм цинк сульфаты һәм бакыр купоросы салалар). Нинди эремә ясасагыз да, бүлбеләрне 2-3 минутка гына салып алырга кирәк.
Утыртыр алдыннан бәрәңгегә агач көле сибегез, аннары гадәти ысул белән утыртыгыз, диелә хәбәрдә.
Ромашка чәе помидор, борыч үсентеләрен «терелтә»
Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан ише үсентеләр «яулап алды». Теплицага күчергәнче, матур гына үсеп утырсыннар өчен, аларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Юкса төрле авырулар сагалап кына тора. Быел помидор нишләптер әйбәт үсми, яфраклары саргаеп коела, диючеләр күп. «Химия» кулланмыйча гына үсентеләрне ничек сихәтләндерергә?
Үсентеләрнең яфраклары саргая яки шәлперәя, куырыла башласа, «химия»дән тыш, үсемлек төнәтмәләре сибәргә мөмкин.
Әйтик, барыбызга да мәгълүм ромашка чәчәкләреннән чәй әзерләргә була. Чыннан да, үсентеләр еш кына күз алдында чирләшкәгә әйләнә. Орлыкларны салкын туфракка чәчүгә яки, суны артык күп сибү сәбәпле, гөмбәчек авырулары барлыкка килүгә бәйле бу. Алар үсентегә туфракның өске катламы астындагы өлешенә һәм тамырларына зыян сала. Үсенте сабагының аскы өлеше каралып, йомшарып кала. Бу «кара аяк» дип атала.
Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, үсентеләргә шытып чыгуга ук, ромашка төнәтмәсен бөркү әйбәт. Шулай ук төнәтмәне үсентеләр начар үскәндә дә сибәргә кирәк.
Ничек ясарга?
Үсентеләрне дәвалаучы төнәтмә ясауның бернинди дә кыенлыгы юк. Моның өчен кипкән ромашка чәчәкләре (җәен җыеп киптермәгән булсагыз, аптекадан сатып алырга мөмкин) булса, шул җитә. Эмальле кәстрүлгә ярты стакан чәчәк салып, шуңа 2 стакан кайнап торган су коярга кирәк. Өстен калынрак чүпрәк белән каплап, 30 минутлап төнәтергә. Яшькелтем-саргылт төстәге сыекчаны, сөзеп, үсентеләргә бөркергә.
Чәй пакетлары кебек, фильтр-пакетлы ромашкадан (даруханәләрдә сатыла) файдалану бигрәк тә уңайлы. 1 литр суга 10 шундый пакетны салып, ике сәгать тоткач, төнәтмә әзер була. Тәрәзә төпләрендә үсеп утырган чорда үсентеләргә атнага бер тапкыр ромашка чәе (су өстәмәскә) «эчертү» бик әйбәт.
Сүз уңаеннан, ромашка төнәтмәсен, туфракка утыртыр алдыннан, орлыкларны бүрттерү өчен дә кулланырга мөмкин.
Зур үсентеләр фузариос кебек гөмбәчек инфекцияләре белән зарарланган очракта ромашка төнәтмәсе генә ярдәм итә алмый, әлбәттә. Ләкин ул гөмбәчекләрне булдырмау өчен бик кулай.
Сүз уңаеннан, дару ромашкасын бакчага да утыртырга мөмкин. 20–25 сантиметр озынлыкта үсеп, яз һәм җәен чәчәк ата торган күпьеллык үсемлек бу. Кәбестә янәшәсенә утырту әйбәт. Алар бер-берсенә ярдәм итешеп үсә. Шул ук вакытта бакчага файдалы бөҗәкләр – безелдәвек чебеннәр (журчалка) һәм җайдакларны (наездник) җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев