Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңганнар булганда табыннар мул, күңелләр көр була

Районыбызда халыкны ит һәм ит эшләнмәләре белән тәэмин итүдә үзеннән лаеклы өлеш кертүче эшмәкәрләр байтак. Булдыклы фермерлар, үз эшләрен ачкан елгыр эшкуарлар ил табынын ризыклы итүдә тырыш хезмәт куялар.

Илнар Рамил улы Салихов – Мусабай Завод авылында туып-үскән. Әнисе –Тәнзилә ханым, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог, хәзергесе вакытта лаеклы ялда. Әтисе Рамил Салихов – машина йөртүче, хәзер дә тырыш хезмәт куя. Алар балаларында туган җиргә, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияли белгән әти-әни, уллары үз җирлегебездә хезмәт куя. Олы уллары Илнар КамПИның икътисад факультетын тәмамлагач сәүдә сферасында хезмәт куйган, аннары Түбән Кама шәһәрендә азык-төлек сәнәгатенең ит эшкәртү өлкәсендә коммерция директоры булып эшләгән. Яшь чагыннан ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате тармагында эшләп шактый тәҗрибә туплаган белгеч  2018 елда төпле карарга килә – район җирлегендә ит эшкәртү юнәлеше буенча үз эшен ача. 
«Эшне планлы алып барабыз. Без бары тик дәүләт аккредитациясе үткән, бар яклап та ышанычлы булган дуңгыз комплексларыннан гына терлек сатып алабыз. Меңнәр белән исәпләнгән сугымлык терлекне ташу, эшкәртү өчен үз эшенә җаваплы карый торган хезмәт коллективы туплау җиңелләрдән түгел. Халыкны көндәлек кирәкле ризык белән тәэмин итү өчен тырышабыз. Тук кешенең күңеле көр була бит ул. 
Терлек ташый торган бер фура 180 баш малга хисапланган. Алар – һәрвакыт юлда. Итне эшкәртү цехларында җитмештән артык кеше хезмәт куя. Сер түгел, читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Аларны уңайлыклары булган яшәү урыны белән тәэмин иттек. Хезмәт хакын вакытында түлибез. Хезмәткәрләрне тукландыру тиешенчә оештырылган. Бездә, күбесенчә Теләнче Тамак, Мусабай Завод һәм якын-тирә авыллардан килеп эшлиләр. Эшләргә теләге булган кешегә – эш бар, килсеннәр һәм намус белән хезмәт куйсыннар, – дип сөйли директор. 
 – Халыкны иң кирәкле азык – ит белән тәэмин итү – үтә җаваплы вазифа. Тере малны транспортларда ташу – четерекле эш. Ә инде шул терлекләрне ит итеп кулланучыга җиткерү – тагын да катлаулырак эш. Ит – тиз бозылучан продукт төрләренә керә. Әле бит җитәкче кешегә тере мал һәм ит ташый торган транспорт чараларын булдыру һәм аларның һәрвакыт юлга чыгарга  яраклы булуын – йөреп торуын күз уңында тоту, ит эшкәртү җиһазларын булдыру һәм аларның төзеклеген контрольдә тоту, хезмәткәрләрнең эш шартларын уңайлы итү һәм тормыш-яшәешләрен кайгырту, хезмәтне дөрес оештыру вазифасы да йөкләнгән. Катлаулы эштә ышанычлы кешеләрең булу гына уңышка китерә. Бу яктан сезгә фортуна елмайдымы? – дигән соравыма Илнар Рамил улы: «Ышанычлы дусларың, хезмәттәшләрең булу өчен, беренчедән: югары уңышка ирешсәң дә, матди яктан хәлле булсаң да, борыныңны югары чөймәскә; икенчедән, юмартлык кебек сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү  кирәк. Шул вакытта гына кеше арасында ышаныч яулыйсың, хөрмәт казанасың. Бертуган энем Риназ – уң кулым. Ә инде Раушан Сәетгәрәев – туганым кебек якын кеше, аңа таянырга була. Күңелең киң булса – дөнья иркен ул», – дип кыска гына җавап бирде.  
Күңел киңлеге, юмартлык дигәннән, «Прибрежный» ҖЧҖе директоры Илнар Рамил улы Салихов былтыр «Ел хәйриячесе – 2021» исеменә лаек булды – юмартлыгы өчен. «Игелек кыл» хәйрия акциясендә даими катнашучы Илнар Салиховны районыбызда яшәүче инвалидларның байтагы белә дисәк тә хата булмас.
Әле күптән түгел генә Илнар Салихов район башлыгы Фаил Камаев белән Казанга – мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына барып кайтты. Әлбәттә, иң кирәкле әйберләр төяп барды ул. Хәрби кием кигән якташларыбызга 300 комплект җылы эчке кием (термобелье) һәм җылы башлыклар, 300 комплект коры азык-төлек паегы, рация һәм квадрокоптер илтеп кайтты. 
Ул үзе бу хакта сөйләргә яратмый. «Мактану булмасын инде. Ихластан эшләнгән гамәлнең кадере китмәсен. Бу турыда язмасагыз да була», – дигән иде. Игелекне уңга-сулга сөйләп йөрү түгел, бу очракта, башкаларга үрнәк булсын дигән нияттән чыгып кына язуым. 
Мал-туар, кош-корт, терлек асраучы фермерларга, ит эшкәртүчеләргә уңганлык-булганлык белән беррәттән тәвәккәллек  сыйфаты да бик кирәк. «Ит – бик четерекле продукция» дип, беркем дә бу эшкә алынмаса?.. Шуның өчен бу юнәлештә эш алып баручыларның башлангычын хупларга гына кирәк. Дуңгыз итен һәм аннан ясалган ит эшләнмәләрен ашамасам да, аны кулланучылар байтак булуын белгәнгә әйтүем. 
Теләнче Тамак җирлегендә эшләүче «Прибрежный» җаваплылыгы чикле җәмгыятендә эш ике сменада алып барыла. Сугымлык терлекне Татарстан һәм Россия регионнарындагы дуңгызчылык комплексларыннан зур йөк автомобильләрендә ташыйлар. 
«Прибрежный» ҖЧҖе директоры ярдәмчесе Раушан Сәетгәрәев: «Дуңгызны халык, күпчелек очракта әрсез, ашауга талымсыз мал дип саный. Аларның үзенчәлекле яклары бар. Чынлыкта, бу терлекләр эссене күтәрә алмый. Тиреләре кызарып чыга һәм аны чалып эшкәрткәндә май катламы карала. Шуңа күрә терлекләрне ташыганда да, алып кайткач та, тиешле температура режимын саклыйбыз. Сатып алучы товарның сыйфатына гына түгел, тышкы кыяфәтенә игътибар бирә. Без итнең сыйфатына да, карап торышка матур булуына да бердәй басым ясыйбыз. Шуңа да, даими клиентларыбыз бар. Алар белән эшләве җиңел – бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Терлекләрне транспортлауга – ерак аралардан алып кайтуга килгәндә исә, терлек ташу өчен махсус җайлаштырылган фураларыбыз бар. Аларның тәгәрмәчләре гел әйләнеп тора, фуралар – юлда. Машина йөртүчеләребез тәҗрибәле, ышанычлы кешеләр, – ди хезмәткәрләре белән горурланып. 
«Мин шушында машина йөртүче булып эшлим – Яр Чаллыдагы кибетләргә ит ташыйм. Халык итне яратып ала дип уйлыйм, безнең продукция кибет киштәләрендә ятмый», – ди Рамил Гәрәев. 
Ерак юлга – терлек алып кайтырга әзерләнеп торучы Ренат Җиһаншин фурасын янә бер тапкыр күздән кичереп чыкты да: «Бар да тәртиптә!» дигән нәтиҗә ясады. Димәк, тәвәккәлләп юлга чыгарга да була!
«Мусабай Завод авылыннан йөреп эшлим. Юллар яхшы, хезмәттәшләрем – әйбәт, җитәкчеләребез намус белән эшләгән кешенең хезмәтен бәяли белә. Рәхәтләнеп эшлибез», – ди хезмәтеннән тәм табучы слесарь-наладчик Мисхәт Ямалиев. 
Әнә шундый уңганнар булганда табыннар мул, күңелләр көр булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев