Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул күпләрнең күңелендә яши

Кнәз мәдәният йортында хис-тойгыларга бай, игелекле истәлекләр белән сугарылган «Ул һәрвакыт безнең белән булыр» дигән кичә булды. Ул 1961 елдан алып 1969 елга кадәр «Татарстан» совхозы директоры булып эшләгән, шул арада поселок тарихында онытылмаслык эз калдырган Владислав Куск истәлегенә багышланган иде.

Район, совхоз, авыл хуҗалыгын үстерүгә гаять зур өлеш керткән кеше ул. Алтмышынчы елларда әлеге җитәкченең оештыру сәләте, гомумән, сокланырлык эшчәнлеге турында легендалар йөрде. Владислав Вильгельмович алга карап эшли белүче, совхоз эшчәнлеген оештыруда илдәге авыл хуҗалыгы казанышларын кыю кулланучы, яңалыкка юл яручы җитәкче иде. Әзер сукмактан атламады ул, төрле киртәләрне җиңә-җиңә, яңа юл ярды. Шуны гына әйтү дә җитә: 1967 елда «Татарстан» совхозы ашлык, шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм ит җитештерү буенча КПССның өлкә комитеты, ТАССР Югары Советы һәм Министрлар Советының Кызыл Байрагы белән бүләкләнде. Ул иң-иң лаеклыларга гына бирелә торган бүләк иде. Хуҗалык күп тапкырлар район күләмендә җиңүче булып чыкты һәм күп кенә бүләкләргә лаек булды.

Владислав Куск авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү генә түгел, авылның киләчәге турында да кайгыртты. 1968 елда, мәсәлән, аның инициативасы белән совхозның үзәк усадьбасы - Кнәздә 450 урынлык урта мәктәп бинасы җиткерелде, йортлар салынды.

Гомеренең соңгы елларында Владислав Вильгельмович Казанда «Татсвинопром» тресты җитәкчесе булып эшләде. Җирдә онытылмас эз калдырган легендар җитәкче 1991 елда вафат булды, Казан шәһәрендә җирләнде.

Искә алу кичәсенә В. Кускны яхшы белгән кешеләр җыелды. «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов, хезмәт ветераны Мәгъсүмҗан Исхаков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, Казиле авылының элеккеге старостасы Василий Абрамов, «Татарстан» совхозында зоотехник булып эшләгән хезмәт ветераны Ислам Баһаветдинов Владислав Куск турында истәлекләре белән уртаклаштылар. «Кама-Бекон» генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Александр Самойлов дуңгызчылык комплексында эшләрнең барышы, аның үсеш юллары турында сөйләде. Күп еллар В. Кускның шоферы булып эшләгән Нәсхәт Хәйретдинов һәм «Татсвинопром» трестының элеккеге зоотехнигы Рәүфәт Сәфиуллин җитәкчеләрен рәхмәт һәм зур хөрмәт белән искә алдылар. Владислав Вильгельмовичның үзләренең остазлары дип санауларын, аның үрнәгендә, аның киңәшләрен тотып, хезмәттә уңышларга ирешүләрен билгеләп үттеләр. Чыгышлар истәлекләрне уртаклашулар, концерт номерлары белән аралашып барды, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Кичәдән күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев