Ул – көрәшчеләр нәселеннән. Айрат Таһирович Гыйлаев данлыклы көрәшче, илкүләм танылган спорт остасы
Тормыш – көрәш, диләр. Спортта да, тормышта да үзеңнән көчлерәк кешеләр белән бил алышырга туры килә. Шул чагында егет булып кала белергә кирәк. Гадел, чиста көрәш белән!
Мусабай Завод авыл җирлегенә керүче Ташкичүдә унөч яшенә кадәр яшәгән Айрат Таһир улы Гыйлаев туган туфрагыннан көч алып бәдәнен ныгыткан. Сабан туйларында татар көрәшендә, республикабызда, Россия күләмендә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге көрәш турнирларында билбирмәс көрәшче булуы белән дан казанган спорт остасы.
– Айрат Таһирович, данлыклы көрәшче, илкүләм танылган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешүегезгә йогынты ясаган кешеләр, көрәшкә илткән юллар һәм тынгысыз еллар хакында сөйләшик әле.
– 1988 елны, мин алтынчы сыйныфта укыганда, әтиемне эшкә чакыру сәбәпле, гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килдек. Әтием мине балалар спорт комплексына (хәзер “Витязь” спорт мәктәбе) алып килде. Грек-рим көрәше буенча көчле тренер Александр Кузнецов – үсмерчактан алып профессиональ спорт өлкәсендә бердәнбер тренерым. Александр Семенович бик таләпчән, кешелекле остаз.
Холкымның, ихтыяр көчемнең ныклыгы, үз-үземә таләпчәнлегем әти-әниемнән, әби-бабаларымнан күчкән асыл сыйфат. Тренерымның күңелемә салган тәрбия орлыклары, үземнең даими спорт белән шөгыльләнүләремнең җимешен уналты яшемдә үк татыдым – грек-рим көрәше буенча спорт мастеры нормативын үтәдем. Көрәшнең бу төре миңа ныклы физик база бирде. Тренировкалар системага салынган булуга карамастан, үз белдегем белән, ягъни үзаллы шөгыльләнүдән дә куркып тормадым. Дөресен әйтергә кирәк, профессиональ көрәшче булу, турнирларда җиңү яулау өчен җиде пот тоз ашарга туры килде.
– Татар (милли) көрәш буенча тренерыгыз кем булды?
– Милли көрәш буенча остазым – әтием. Татарча көрәш безнең нәселнең таҗы. Әтием – хезмәт ветераны, төрле елларда җитәкче вазыйфалар башкарган намуслы кеше буларак, Сабантуйларда мәйдан тоткан татарча көрәш батыры буларак Тукай районында яшәүче халык күңелендә матур хатирәләр калдырды. Гаҗәп хәл, әнием Флүрә дә көрәшә иде, аның ир туганнары да көрәшчеләр. Әнинең бабасы Гыйлаҗетдин – баһадир, ике метрлы кеше, татарча көрәштә җиңүче булган, Сабан туйларында мәйдан тоткан.
– Сезнең өчен иң авыр көрәш?
– Легендар көрәшче Раббани абыйның улы Ришат Шәрипов белән көрәш – иң авыры булды.
– Айрат Таһирович, профессиональ спорт өлкәсендә дә үзгәрешләр буламы? Әйтик, көрәш алымнарында яңалыклар кертеләме?
– Һөнәри спорт өлкәсендә яңа ысуллар кертәм. Көрәш алымнарымны камилләштерәм. Шунысын да әйтергә кирәк, көндәшләр дә өйрәнә, бер урында таптанып тормыйлар – яңа алымнар кулланалар. Соңгы елларда көндәшемне сул якка алып атуны куллануны өстен күрәм.
– Сез грек-рим, милли һәм билбаулы көрәш турнирларында күп тапкырлар җиңү яулаган спорт остасы. Бу өч төрле көрәшнең уртак яклары бармы?
– Өч төрле көрәшнең уртак яклары күп. Мисал өчен, билдән артка бөгеп, үзең аша ыргыту (прогиб через себя) алымы. Бу, дөресен әйтергә кирәк, зур әзерлек һәм көч таләп итә торган ысул. Менә шул вакытларда тренерымның: “Өйрәнгәндә авыр булса, көрәшкәндә җиңел булыр!” – дип, манекенны йөзәр тапкыр аттыруы, ягъни көндәшемне аркасына салу буенча күнекмәләр ясатуы өчен рәхмәт укыйм. Тормыш бер урында тормый, көндәшләр алымнарымны өйрәнде. Шуңа да яңа ысуллар кертәм. Хәйләсез дә булмый – көрәшкәндә
– Сез һәрвакыт һәм һәркайда дөрес яшүсмер булдыгызмы? Ничә килограмм авырлыкта көрәшә башладыгыз?
– Барлык яшүсмерләргә хас булганча, миндә дә кыска вакытлы “йокымсырап алу”, бераз гына “дилбегәне бушату” кебек ялкаулану була язып калды. Ләкин тренерымның оста педагог булуы аркасында бик тиз “йокыдан уяндым” – системалы рәвештә шөгыльләндем. Ак каланың 28нче санлы мәктәбен тәмамлагач Волгоград физкультура институтының Яр Чаллы филиалында укыдым. Югары уку йортында алган белемемне һәрвакыт гамәлгә куйдым – спорт белән даими шөгыльләнеп тордым. Бары тик үз-үзеңә таләпчән булу гына уңышларга китрә. Катлаулы көрәш турнирларында катнашып җиңүләргә ирешүләрем канатлар куйды. Көрәш буенча карьерамны 90 килограммда башлаган идем, өч ел эчендә унар килограмм өстәп бардым. Шул рәвешле 90-120 килограмм категориясендә көрәшәм. Ягъни үземнән 30 килограмм авыррак спортчылар белән бил алышам.
– Тормышыгызда булган кызыклы вакыйга?
– Дүрт аккош вакыйгасы. Әнием төш күргән. Төше – матур, символик мәгънәгә ия. Бүген дә әниемнең сөйләве колагымда яңгырып тора. Әни: «Улым, ишек алдына дүрт аккош килеп керде. Шундый матурлар!» – ди. Мин нәкъ шул көннәрдә җитди ярышларда җиңү яуладым. Рәттән өч тапкыр көрәш турнирында җиңеп, машина белән бүләкләндем. Шунысы кызык, автомобильләрнең өчесе дә ак төстә иде. Ишек алдына алып кайтып куйдым. Торалар болар аккошлар сыман. Шунда әни: «Улым, мин дүрт аккош күргән идем төштә», – ди. Күп тә үтмәде, Казанда Республика көне бәйрәме хөрмәтенә көрәш турниры уздырылды. Катнаштым һәм җиңеп дүртенче “аккош”ымны ихатага алып кайтып куйдым. Төшкә карата гына әйтүем түгел, гомумән, ананың балага карата булган яратуы, ике арадагы тыгыз элемтә өзелмәс җеп булып гомер буе саклана. Әти-әниемә бик тә рәхмәтлемен. Безне – ике апамны һәм мине чын кешеләр итеп тәрбияләделәр. Бар яклап та терәк-таяныч булдылар. Әтинең киңәшләрен һәрвакыт исемдә тотам һәм тормышта кулланам.
– Сабантуйның бизәге – ат чабышы һәм аның таҗы – татар көрәше. Санап караганыгыз булдымы Сабан туенда ничә тапкыр абсолют батыр калдыгыз?
– Милли көрәш – Сабан туеның йөзек кашы. Яр Чаллыда алты тапкыр, берничә мәртәбә Тукай районы Сабан туенда абсолют батыр калдым. Мөслим, Чистай районнарында уздырылган Сабан туйларында бил алыштым һәм җиңдем. Шулай ук Казан, Самара, Йошкар-Ола һәм Түбән Новгород шәһәрендә үткәрелгән федераль Сабан туйларында җиңү яуладым.
– Атказанган исемен алу – зур дәрәҗә инде ул.
– Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы исемен алганчы: Республика, Россия Федерациясе чемпионатында 5 тапкыр җиңү яуладым; РФнең грек-рим көрәше буенча спорт остасы һәм РФнең билбау көрәше буенча спорт остасы исемнәренә лаек булган идем. Моны әйтүемнең сәбәбе – атказанган исеменә зур җиңүләр аша килдем.
– Сезнең гаилә җанлы әти кеше, яхшы тормыш иптәше дигән матур даныгыз бар. Шәхси тормышыгыз хакында да бераз әйтеп китсәгез иде.
– 2004 елда сөйгән ярым Гүзәл белән никах-туй ясап гаилә кордык. Хәләл җефетем өч баламның әнисе бар яклап та терәгем, ул – чын мәгънәсендә тормыш иптәше. Өч балабыз да акыллы-тәүфыйкълы. Олы кызыбыз Айлинә мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап Казан архитектура һәм төзелеш университетына укырга керде. Улыбыз Данил «Адымнар» мәктәбендә “5” легә генә укый. Улыбыз сәламәт яшәү рәвеше буенча спорт белән шөгыльләнә. Кече кызыбыз Адилә абыйсы һәм апасы шикелле үк бик яхшы билгеләренә генә укый. Без ата-ананың горурлыгы булган кебек, өч балабыз да нәсел көзгесе булып барыбызны да сөендереп торалар. Бар яклап та яшәешемнән канәгатьмен. Илебез күге аяз булып, тыныч-имин тормышта яшәргә язсын. Тормыш – көрәш, диләр. Спортта да, тормышта да үзеңнән көчлерәк кешеләр белән бил алышырга туры килә. Шул чагында егет булып кала белергә кирәк. Гадел, чиста көрәш белән!
– Айрат Таһирович, әңгәмәгә килүегез өчен рәхмәт. Сезгә һәрвакыт, һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
ФОТО: Гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев