Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы, спортчы һәм биюче

Флюра Сәләхова безнең Яңа Бүләк мәктәбендә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тирән белемле, сабыр, йомшак күңелле, олы хөрмәткә лаек укытучы ул.

Тумышы белән Флюра ханым Кама Тамагы Сатлыган авылыннан. Укытучы һөнәрен ул Казан дәүләт педагогия институтында ала. Рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган яшь мөгаллим хезмәт юлын 1986 елда Яңа Бүләк мәктәбендә башлап җибәрә. Ике ел биредә эшләгәннән соң Флюра Рәфхәт кызы Яр Чаллы педагогия колледжында рус телле студентларга татар теле дәресләрен укыта башлый. Ләкин алты елдан соң язмыш аны яңадан Яңа Бүләк авылына кайтара.
Флюра Рәфхәтовна биредә рус теле һәм әдәбияты укыта, 1995 елдан башлап укыту эшләре буенча директор урынбасары да. 43 ел хезмәт стажы булган Флюра Рәфхәт кызы уздырган дәресләр кызыклы да, мавыктыргыч һәм файдалы да. Ул рус теленең байлыгын, матурлыгын күрә белергә өйрәтү белән бергә укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерли, укучылар белән республика, россиякүләм һәм халыкара конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, югары уңышларга ирешә, җиңүләр яулый. Мөгаллимәнең тырыш хезмәте югары бәяләнә: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары,  рәхмәт хатлары, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм «Россия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирүдә мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Флюра Рәфхәт кызы гаиләдә дә яхшы тормыш иптәше, үрнәк әни. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы, ышанычлы терәге – тормыш иптәше Фирдәвис белән ике бала үстереп, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар.
Бар нәрсәгә өлгерә ул: районкүләм спорт ярышларында да катнаша, мәктәп кысаларында гына түгел, авылда узучы күп кенә мәдәни чараларда да актив: үзенең дәртле биюләре белән күпләрне шаккатыра Флюра Рәфхәт кызы. 
Яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән ата-аналарның, авылдашларның хөрмәтен яулаган, укытучы хезмәтенә тугры булып калган Флюра Сәләхова бүген хезмәттәшләренә ныклы таяныч, киңәшче һәм остаз.
Зөлфия Мингалиева, Яңа Бүләк авылы
китапханә мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев