Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Укучыларга бүләк: газетага язылуда тагын ташлама

1 декабрьдән «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2017 елның беренче яртысы өчен ташламалы бәядән язылу игълан ителде. Шулай итеп, 12 декабрьгә кадәр район басмасына 525 сум 72 тиеннән язылырга мөмкин булачак. Ташламасыз бәя - 600 сум. Төсле булып чыгучы, 20 битле җомга санына аерым гына да язылырга мөмкин. Аның бәясе...

Авылларга эш белән чыкканда, халык белән аралашканда шуны аңлыйсың: никадәр генә Интернет заманы дип сөйләсәк тә, район газетасын даими алдыручы, һәр язылу кампаниясендә басмабызга тугры калучы райондашлар күп әле. Инде киләсе елның беренче яртысы өчен 2100дән артык абунәчебез җыелды.

Бүгенге көнгә абунәчеләребезнең иң күбе Кнәз авыл җирлегендә. Биредә 320дән артык кеше район басмасына язылырга өлгергән. Шулай ук Теләнче Тамак җирлегендә һәр кампаниядә актив язылалар. Бүгенгә монда абунәчеләр исемлегендә 190 кеше. Иске Абдул җирлегендә - 170 кеше. Биредә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык газетага язылуда ел саен иганәчелек ярдәме күрсәтә. Күзкәй җирлегендә 156 абунәче. Монда ветераннарга һәм инвалидларга «Күзкәй» ягулык станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков булыша. Яңа поселогында бүгенгә язылучылар саны 120дән артык. Биредә «Гигант» хуҗалыгы үз хезмәткәрләрен һәм ветераннарны яздырып килә. Башка җирлекләрдә дә язылу бара.

Бүгенгә иң күп абунәчеләрбез Кнәз авыл җирлегендә. Әлбәттә, монда теркәлгән халык та күп. Ләкин биредә бернинди иганәче ярдәме дә юк, халык үз көче белән языла. «Татарстан» совхозы поселогына, Кнәз, Сосновый Бор, Чыршылы, Казиле авылларына җиде почтальон хезмәт күрсәтә. «Гөлсирә Хәмәтгалиева, Ирина Йосыпова, Вәсилә Әбүзәрова, Татьяна Клюкина, Елена Баева, Гүзәлия Хәбибуллина, Гөлсәрия Әмирова матбугатка яздыру эшенә барысы да бик тә җитди карыйлар, өйләр буйлап йөриләр, мәдәни чаралар вакытында да халыкны газета-журналларга язылырга чакыралар», - ди почта бүлекчәсе мөдире Лилия Зарипова. Ә культура чаралары поселокта бик еш үтә. Аларны мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева һәрдаим район басмасы битләрендә яктыртып тора. «Үзләре турындагы, якыннары, туганнары хакындагы язмаларны уку, фотоларын күрү поселоклыларга газетага язылуга да этәргеч бирә», - ди Тамара Егоровна үзе. Безнең белән элемтәдә торганы һәм поселок халкын да газета укырга тартуы өчен хәбәрчебезгә без бик рәхмәтле.

Любовь Горецкая - «Татарстан» совхозы поселогындагы иң тугры абунәчеләребезнең берсе. «Газетаны поселокка күченеп килгән көннән - 1991 елдан алдырам», - ди ул. Без кергәндә дә өстәлендә соңгы саннарның берсе ята иде. Любовь Александровна Сосновоборский дуңгызчылык комплексында эшләгән, бүген лаеклы ялда. «Язмаларның барысын да укыйм. Ләкин минем өчен иң кызыклылары - хикәяләр. Шулай ук спорт темасын бик яратам. Аннары, хәзер республика басмаларын алдырмыйм, шуңа күрә район газетасында Татарстан хәбәрләрен күрү дә сөендерә», - ди ул.

Октябрь аенда узган ташламалы язылу чорында 1300 яңа абунәчебез барлыкка килгән иде. Бу юлы да күрсәткечләр начар булмас дип ышанабыз. Декабрь ахырына - Яңа ел мәшәкатьләре башланган чорга калдырганчы, газетага бүген язылу отышлырак. Ташламасы да - кесәгә аз булса да файда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев