Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тыл хезмәтчәне - Саимә апа

Бөек Җиңү көнен сугыш кырларында батыр солдатлар якынайтса, авыл һәм шәһәрләрдә җиңүне якынайту өчен тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен куйды. “Барысы да фронт өчен!”, “Барысы да җиңү өчен!” дип эшләделәр алар. Аларның хезмәт батырлыгы зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек.

Сүзем Яңа Бүләк авылында гомер итүче тыл ветераны Саимә апа Мубаракшина турында.
Саимә апа Мубаракшина 1931нче елның 3нче августында Бай Бүләк авылында колхозчы
Сахабетдин һәм Шәмседоһалар гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә..Ул
кечкенә бала вакытта әтисе, акча эшләү максаты белән, Соликамск шәһәренә күченеп
китәләр. Биредә әтисе шахтада, ә әнисе төрле эшләрдә эшли. Ләкин, 3 елга якын
эшләгәннән соң, алар гаиләләре белән яңадан туган якларына әйләнеп кайталар. Гаилә
башлыгы Сәхабетдин абый колхоз эшеннән тыш, зур гаиләне туендыру өчен атларга
камытлар ясый. “Тормыш авыр булса да ач булмадык”, -дип искә ала Саимә апа
балачагын. Бай Бүләк авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Саимә 15км
ераклыктагы Иске Дөреш авылы мәктәбенә йөреп укый башлый. Шәһәрдә бераз яшәгән
кызга бигрәк тә рус теле дәресләре җиңел бирелә. Ул мәктәпне яхшы билгеләренә
тәмамлап, 7 класс белем ала. Кыш көннәрендә укуга игътибар күбрәк бирелсә дә, яз-көз
айларында башкалар белән бер рәттән чәчү чәчү, чүп утау, урак уру, хәтта колесный
тракторда плугар булып эшләү кебек хезмәтләрдә дә катнашырга туры килә аңа. Шулай
ук, яз көннәрендә, өлкәннәр белән бергәләп күрше Сарман һәм Минзәлә районнарыннан
симәнә (чәчү өчен ашлык) ташуда да йөри үсмер кыз Саимә.
-“Әти” сүзен бер тапкыр да әйтә алмыйча калган ятим балалар һәм тол апалар белән
бергәләп Минзәлә районы Наратлы Кичү һәм Сарман районы Саклаубаш авылларыннан
16шар килограммлы капчыкларны, җилкәбезгә салып, күтәреп кайта идек. Үзебез ач,
аякта чабата, кайтып җиткәнче анысы да тишелеп бетә иде”,- дип искә ала сугыш
елларының авыр көннәрнен Саимә апа Мубаракшина.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ике абыйсын, апасы Хәнифәне сугышка озаткан кыз
әнисенә ярдәм булыр дип урман кисәргә дә йөри башлый. “15 яшьләрдә тагын да авыррак
эшкә – Түбән Кама урманнарын кисәргә җибәрделәр. Анда кадәр арык атлар артыннан
җәяүләп көне буе бара идек. Бөтен җирдә ачлык, туйганчы ипи дә, бәрәңге дә ашый алмый
яшәдек бит без ул вакытларда, - дип сөйли Саимә апа сугыш еллары турында.
1949нчы елның маенда эшкә уңган намуслы кызны комсомол сафларына кабул итәләр.
Берничә ел аңа комсомол секретаре вазыйфасын башкарырга да туры килә. Шул елларда
ул актив рәвештә җыелышлар уздыра, взнос җыя һәм комсомоллар, авыл яшьләре белән
бергәләп концертлар да оештыра. Ә концертларда үзе биергә бик ярата.
1949 елда, декабрьнең салкын , ләкин бик матур көнендә, 19 яшьлек сабыр холыклы,
уңган, булган кыз күрше авылы егете Әсгать белән кавышалар һәм, 52 ел үрнәк гаилә
булып яшиләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
90 яшен узып баручы Саимә апа Мубаракшинага катлаулы хезмәт юлы узарга туры килә:
4 ел Яңа Бүләк авылы мәктәбендә техник хезмәткәр, 28 ел почтальон булып эшли ул.
Әлеге хезмәтләр белән рәттән колхоз басуларында чөгендер утый, ындыр табагында
ашлык чистарта, хуҗалыклардан ат белән сөт җыя. Халыктан җыелган сөтне күрше
Теләнче Тамак авылында урнашкан май заводына, тракторларга төяп, илтеп тапшыра.
Сугыш елларында күрсәткән хезмәтләре өчен ул "Бөек Ватан сугышында фидакарь
хезмәте өчен", “Хезмәт ветераны” һәм күп санлы юбилей медалләре белән бүләкләнә.
Саимә апа Мубаракшина 4 баласына кадерле әни, 12 оныгына һәм күп санлы
оныкчыкларына яраткан әби булып, бүгенге көнгә сөенеп, ил – көннәребезгә тынычлык
теләп кече улы Самат тәрбиясендә Яңа Бүләк авылында гомер итә. Сугышның барлык

авырлыкларын күргән Саимә апа Мубаракшинага алдагы көннәрдә бәхетле тыныч
картлык, имин көннәр, саулык телибез.
Мингалиева Зөлфия
Китапханә мөдире
Яңа Бүләк авылы

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев