Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тынычлык сакчысы булып һәйкәле бассын иде урамда

Көзнең матур бер көнендә Калмия авылының Хаҗи Әхмәтов урамында яшәүчеләр, кунаклар гөрләшеп урам бәйрәмен уздыралар. Кунаклар арасында: «Кем соң әле ул шулай зурлауга лаеклы Хаҗи Әхмәтов?» - дип сораучысы да табыла. Өлкәнрәк яшьтәге бер агай сүзгә кушылып, авылдашының фидакарь зат икәнен, әтисе-әнисе кушкан чын исеме Хаҗиәхмәт, әтисенең исеме Муллахмәт икәнен...

Минзәләнең туган якны өйрәнүче һәвәскәр тарихчысы Юныс Йосыповның язмаларында Хаҗи дип түгел, Хаҗиәхмәт дип тулы исеме белән атала. Балалары да Хаҗиәхмәт улы, кызы дип йөртелә. Шулай булгач, урам исемендә Хаҗи дип түгел, Хаҗиәхмәт Әхмәтов урамы дип йөртү дөресрәк булыр.

Ватан сугышы башланганда, Хаҗиәхмәт агайга 55 яшь була. Ул «Кызыл йолдыз» колхозында (Калмия авылы) умартачы булып эшли. Моңарчы башыннан күп вакыйгалар үткән. Патша Россиясе армиясендә хезмәт итеп кайткан, җиң сызганып үз хуҗалыгын ныгытып йөргәндә, беренче Бөтендөнья сугышы башлана, Хаҗиәхмәтне сугышка алалар. Алгы сызыкта сугыша һәм 1916 елны яралы килеш әсирлеккә төшә. Бәхете булгандыр, бер алпавытта яшелчә үстерә, умарта эшләре белән шөгыльләнә. Яратып эшли, алпавыт та татар егетенең эшен ошата. Шуннан күп нәрсәгә өйрәнеп, 1918 елны Калмиясенә исән-сау кайтып җитә һәм авыл халкы сугыш михнәтләрен күргән солдат Хаҗиәхмәтне авыл советы рәисе итеп сайлый. Ачлык елларында Бондюг химия заводында йөкче булып эшли, тамак ялгарлык акчага гаиләсен саклап кала.

1930 елны беренчеләрдән күмәк хуҗалыкка керә, умартачылар әзерләү курсын уңышлы тәмамлап, умартачы булып китә, гомерен шушы һөнәргә багышлый, умарта гаиләләрен 400 башка җиткерә.

1942 елны «Правда» газетасының бер санында Саратов өлкәсе, Новопокровск авылы умартачысы Феропонт Головатыйның үзенең 100 мең сум акчасына танк төзеп, фронтка озатуы турындагы мәкалә тирәнтен дулкынландыра. Минзәлә райкомы секретаре С. Хәкимҗанов та шул хакта Хаҗиәхмәт агай белән керем хисабын ясап, уңай уйга киләләр. Кырып-себереп булса да 100 мең сумны тупларга! Умартачыга хезмәт көненә процент исәбеннән тиясе балны Ижау базарына илтеп саткач, 68 мең сум акча туплана. Тагын 20 мең сумлык товар - үгез ите сатыла. Өстәмәсен каян табарга? Хаҗиәхмәт шул хакта баш вата. Аның бит армия хезмәтендә яхшы хезмәт иткән өчен бүләк итеп бирелгән көмеш сәгате бар. Хатынының тунын да базарга чыгаргач, самолетка җитәрлек сумма туплана.

Хаҗиәхмәт ага Әхмәтов җиңел сулап, райком секретаре белән Казанга, партия өлкә комитетына юнәлә. Шуннан Мәскәүгә, югары баш командующий исеменә Минзәлә районы, «Кызыл йолдыз» колхозы умартачысы Хаҗиәхмәт Муллахмәт улы Әхмәтов үз исеменнән самолет төзергә заказ бирә, дигән эчтәлектәге телеграмма сугыла. Әлеге патриотик башлангычы өчен Хаҗиәхмәт Муллахмәт улы Әхмәтов баш командующий И. В. Сталинның рәхмәт хисләре белән сугарылган котлау телеграммасын ала. Һәм Татарстан АССР Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Калмиягә, Хуҗиәхмәт Әхмәтов исеменә күп кенә коллективлардан, хәрби частьләрдән, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләрдән Рәхмәт хатлары килә. Хаҗиәхмәт Әхмәтов самолеты сугышның күп кенә хәрби операцияләрендә катнаша, дошманны җиңүгә зур өлеш кертә.

Бүген яшьләр, авылдашлары Хаҗиәхмәт Әхмәтовның игелекле хезмәтен онытмыйлар, ел саен аның исемен йөрткән урамда бәйрәм оештыралар, туганнары истәлекләрен тыңлыйлар. Олы җанлы, фидакарь шәхес Хаҗиәхмәт Муллахмәт улы Әхмәтов сынын һәйкәлдә күрү турында хыялланалар. Бергәләп тотынганда гамәлгә ашырып та булыр иде аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев