Тукайлылар республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашты
Татарстан районнарында туган якны өйрәнү буенча җирле оешмалар булдырылырга тиеш. Казанда үткәрелгән республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында әнә шундый бурыч куелды. Бүгенге көндә бу эш белән, нигездә, энтузиастлар шгыльләнә. Әлеге хәрәкәт көннән-көн үсә, киңәя: туган авыл тарихын язучылар, нәсел шәҗәрәләрен туплаучылар шактый. Әмма бу юнәлештә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә...
Татарстан районнарында туган якны өйрәнү буенча җирле оешмалар булдырылырга тиеш. Казанда үткәрелгән республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында әнә шундый бурыч куелды. Бүгенге көндә бу эш белән, нигездә, энтузиастлар шгыльләнә. Әлеге хәрәкәт көннән-көн үсә, киңәя: туган авыл тарихын язучылар, нәсел шәҗәрәләрен туплаучылар шактый. Әмма бу юнәлештә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп - тарихны язуда фәнни-методологик тәэмин ителеш, татар тарихы буенча фундаменталь хезмәтләрнең мәгариф системасына улланылышка кертелүенә ирешү.
Быел көз Татарстанда Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр съезды узачак. Аның нәтиҗәсе буларак, Бөтентатар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте төзеләчәк. Әлеге иҗтимагый оешма Бөтендөнья татар конгрессы карамагында эшләячәк.Җыен бу мөһим чарага әзерлек максатыннан үткәрелде.
Мәгълүм булганча, ТФАның Тарих институтында Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның торак пунктлары тарихын өйрәнү үзәге эшләп килә. Галимнәр татар авылларына багышланган күптомлыкка тотынды. ТФАның Энциклопедия һәм төбәк тарихын өйрәнү институты да татар торак пунктлары турында 3 томлы энциклопедик басма өстендә эш башлады. Быел аның беренче томы дөнья күрер дип көтелә. Шунлыктан бүген галимнәргә туган як тарихын өйрәнүчеләр туплаган мәгълүматларны җентекләп күздән кичерү таләп ителә.
«Казан» милли-мәдәни үзәгендә оештырылган республикакүләм туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенында Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашты. Делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы оешмасы җитәкчесе, "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева да бар иде.
Шунда ук туган як тарихын өйрәнүчеләр язган, берсеннән-берсе затлы итеп эшләнгән 500ләп китап күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Җыенда туган якны өйрәнүчеләр алдында күренекле галимнәр чыгыш ясады.
Тарих институты җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов ассызыклаганча, туган якны өйрәнүчеләрнең хезмәтләре бөтен Россия һәм Татарстан татарларының казанышы булырга тиеш. ТФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, төбәкне өйрәнү - ул үткәндә булган тарихи фактларны эзләү генә түгел, ә халыкның көнкүрешен, табигать шартларын, фольклорын, әдәбиятын өйрәнү һәм туплау да.
Күптән түгел Тарих институтының Татаровед.рф сайтында «Википедия» форматында татар авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган сәхифә ачылды. Вики.татаровед.рф адресы буенча кереп, хәзер һәркем Россия һәм Татарстандагы татар торак пунктлары тарихына кагылышлы үзе белгән мәгълүматларны язып калдыра ала. Шушы ук сәхифәдә галимнәр туган як тарихын язарга өйрәтүче методик тәкъдимнәр урнаштырган.
"Бүгенге көндә Тукай районынының "Якты юл" газетасы битләрендә Биклән авылы тарихы белән бәйле истәлекләр басылып килә. Аларны ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы юлларын узган Шәех Абдуллин язган, Рәзинә Сәетгәрәева эшкәрткән. Алдагы көннәрдә шулай ук Югары Байлар һәм Иске Байлар авылларына багышланган истәлекләр дә эшкәртелеп, газета укучылары игътибарына җиткерергә ниятлибез", - диде "Якты юл " газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева .Рәзинә Сәетгәрәеваның да әлеге чарадан алып кайткан тәэсирләре уңай: " Очрашуда бик күп файдалы мәгьлүмат тупладым. Конгресс үткәргән чара бик кирәкле һәм көн кадагына туры килә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев