Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар патриотик айлык кысаларында Чаллы мәктәбенә очрашуга барды

Февраль ае «патриотик айлык», дип игълан ителде. Бу чараларны кызыклы һәм файдалы үткәрүдә "Гиндукуш" музее да зур өлешен кертә. 17 февраль иртәсендә без Яр Чаллы шәһәренең 4 мәктәбе кунаклары идек. Балалар белән бик матур очрашу үтте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат...

Февраль ае «патриотик айлык», дип игълан ителде. Бу чараларны кызыклы һәм файдалы үткәрүдә "Гиндукуш" музее да зур өлешен кертә. 17 февраль иртәсендә без Яр Чаллы шәһәренең 4 мәктәбе кунаклары идек. Балалар белән бик матур очрашу үтте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов үзенең хәрби хезмәт истәлекләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде, армия хезмәтенең тормыш мәктәбе булуын искәртте.

Резеда Гарипова "Гиндукуш" музее заллары буйлап интерактив сәяхәткә алып чыкты.Яр Чаллы шәһәре әфганчылар союзыннан сугыш ветераны Равил Әхмәтҗанов балаларга белемле булырга омтылырга, физик яктан үз өстеңдә эшләргә , спорт белән шөгылләнергә дигән теләкләрен җиткерде, дип хәбәр итә "Гиндукуш" музее директоры Резеда Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев