Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, миңа бик күп кенә мәдәни чараларда катнашырга һәм шулай ук аларны тамаша кылырга туры килә. Менә шундый матур чараларның берсе 19 март көнне Минзәлә шәһәрендә булды. Чара "Син мәңгелек җылы учак, Әй, Минзәләм яклары..." дип атала иде.
Якташыбыз, бик күп җырлар авторы Рөстәм Әхмәтханов юбилеена багышланган иҗат...
Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, миңа бик күп кенә мәдәни чараларда катнашырга һәм шулай ук аларны тамаша кылырга туры килә. Менә шундый матур чараларның берсе 19 март көнне Минзәлә шәһәрендә булды. Чара "Син мәңгелек җылы учак, Әй, Минзәләм яклары..." дип атала иде.
Якташыбыз, бик күп җырлар авторы Рөстәм Әхмәтханов юбилеена багышланган иҗат концертын тамашачыга тәкъдим ите. Концертта Башкортостанның халык артисты Рәис Вагыйзов белән бер сәхнәдә җырчылар һәм нәфис сүз осталары Регина Сәлахова, Эльмира Галимова, Айзирә Әхмәтханова, Розалия Габдуллина, Айгөл Корбанова, Энҗе Хәкимова, Энҗе Усманова, Лилия Шәймөхәммәтова, Алсу Галиәхмәтова, Гөлфия Фәзрахманова һәм башка бик күп кенә язучылар һәм җырчылар чыгыш ясады. Рөстәм абыйның иҗат кичәсен Тукай районы Боерган авылында китапханә мөдире булып эшләүче Флюзә Салимова алып барды. Кичә өч сәгатьтән артык дәвам итүгә карамастан, бер тында барды. Мине иң сокландырганы шул булды - кичәнең башыннан ахырына кадәр Флюзәнең кәгазь тотып укыгынын күрмәдем. Шул кадәр мәгълүматны ничек башына сыйдырган, ничек истә калдырган да, шуны ничек итеп тамашачыга җиткерә алды! Бер тоткарланып тору юк. Флюзәгә карап, үзебезнең районда эшләүче хезмәттәшем өчен сөенеп утырдым. Кичә барышында тагын бер сөендаргәне шул - Боерган авылыннан Рәхилә Закирова җитәкчелегендәге "Яран гөл." фольклор коллективның чыгышы. Менә шундый вакытта үзеңнең райондашларың белән горурлануның чиге юк! Гомумән, Рәхиләдән мин үзем ак көнләшү белән көнләшәм. Аның җитешмәгән җире юктыр, мөгаен. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр башкарып чыга.
Әйтүемчә, Рөстәм абыйның юбилей кичәсе өч сәгатьтән артык барды. Ул нинди генә темага җырлар иҗат итмәгән, арасында иң күп урын алып торганы - авыл, туган җир һәм туган җирнең матурлыгыдыр, мөгаен. Кичәдә шундый җырларның тагын берсен тамашачы тәүге кат ишетте. Ул Минзәлә районының Урыс авылына багышлап язылган, "Урысым, Урсаем" дип атала.
Соңгы елларда Рөстәм абый Әхмәтханов хәрби-патриотик темага да күп кенә җырлар иҗат итте. Ул безнең Тукай районы әфганчы егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа күрә безнең әфганчы егетләребез Рөстәм абыйны күркәм юбилее белән котларга барды. Башкача булырга мөмкин дә түгел иде.
Сәхнәдән Рөстәм абый үзенең яңа гына табадан төшкән "Ак кар өстендә кызыл чәчәкләр" дигән җырын башкарды. Бөтен зал тын да алмый яңа җырны тыңлады... Җыр тәмамлану белән Флюзә "Сәхнәгә райондашларым - Әфган сугышы ветераннарын чакырам",- дию белән, залдан Тукай, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәреннән килгән Әфган сугышы ветераннары чыкты. Алар горур атлап, күкрәк тулы орден медальләрен чыңлатып, сәхнә түренә атлады, һәрберсе автор белән дусларча кочаклашып сәләмләште. Бу гадәт аларның канына сеңгән. Әфган сугышы ветераннары кайда булуларына карамастан, бер-берсе белән гел шулай сәләмләшә, бу - аларның бер-берсен кайчаннан бирле белүләренә дә карамый, күптәнге танышмы алар, әллә бүген беренче очрашалармы. Залдагы тамашачы егетләрне дәррәү алкышлады. Сүз башта Минзәлә районының хәрби комиссариат вәкиленә бирелде, ә аннан соң сүзне егетләр алды. Алар Рөстәм абыйга исәнлек саулык, ике арада булган элемтәнең тагын да ныграк булуын һәм иҗат чишмәсенең саекмавын теләделәр, ә соңыннан инде "Гиндукуш" музееның гимнына әверелгән "Хуш, Гиндукуш." җырын башкарырга булдылар. Җыр башланыр алдыннан, Рөстәм абый тамашачыны җырның кыскача тарихы белән таныштыра. Җырның беренче аккордлары яңгырый башлау белән тамаша залының иң арткы рәтләрендә утыручылар әкрен генә аягүрә басты, аннары тамаша залында җыелган халык рәте-рәте белән баса барды һәм җырның башыннан ахырына кадәр алкышлар туктап тормады. Җыр тәмамлангач та алкышлар бик озак туктамады. Тамашачының әфганчы ветеранарыбызны сәхнәдән төшерәсе килмәде. Менә шундый вакытта егетләребез һәм районыбыз өчен горурлануның иге-чиге булмый - үзеңне ничектер башкача хис итәсең, бу бит -безнең Тукай районы егетләре, диеп күкрәк кагасы килә...
Концерт тәмам, тамашачының бер дә залдан тараласы килми, егетләр чыгышларыннан соң тәэсирләре белән уртаклаша: "Минзәлә халкы безне болай җылы кабул итәр, дип уйламаган идек", диләр. Бу кичә, чыннан да, җылы учак кебек, үз янына бик күп авыллардан һәм районнардан килгән кешеләрне туплаган иде. Без дә анда Минзәлә якларын сагынып бардык. Чөнки без үзебез дә кайчандыр Минзәлә районынын егетләре һәм кызлары идек. Ә кичәнең уңышлы үтүенә килгәндә, моңа бер яклап Рөстәм Әхмәтхановның иҗатына гашыйк кешеләрнең күп булуы бер сәбәпче булса, икенчесе - учакка кисәк кенә, дөрләп янып бетәргә дә, сүнмәскә дә ярдәм иткән, тамаша залына кич буена талгын гына бер көйгә җылы таратырга ярдәм иткән Флүзә булгандыр, мөгаен. Аңа шундый матур кичә алып барганы өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә, дип яза Сәет авылы мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова.
Нет комментариев