Тукай районының картлар һәм инвалидлар йортында гыйбәдәт бүлмәләре булдырылды
"Картлар йорты" диюгә, күңелне өшетерлек шыксыз бина күз алдына килеп басадыр, мөгаен. Мондый караш элеккедән калган. Ә чынлыкта, соңгы елларда, уңайлыклар тудыру өчен нинди генә эшләр эшләнми андый урыннарда! Тукай районының Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар hәм инвалидлар йортында да җылы мохит хөкем сөрә. Интернат карар кешесе, сыеныр почмагы булмаганнар...
"Картлар йорты" диюгә, күңелне өшетерлек шыксыз бина күз алдына килеп басадыр, мөгаен. Мондый караш элеккедән калган. Ә чынлыкта, соңгы елларда, уңайлыклар тудыру өчен нинди генә эшләр эшләнми андый урыннарда! Тукай районының Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар hәм инвалидлар йортында да җылы мохит хөкем сөрә. Интернат карар кешесе, сыеныр почмагы булмаганнар өчен 2002 нче елда ачылды. Бу йортка килүчеләр беренче көннәрдә дөньяга, тирә-юньдәгеләргә рәнҗеп, нәфрәтләнеп, куркып карыйлар. Хезмәткәрләрнең бурычы - аларны ничек тә тынычландыру, юату. Өс-башлары тәртипкә китерелгәч, тамак ялгагач, яхшы мөгалләмәне тойгач, йөзләре алсулана, күзләренә нур керә. Адәм баласына сөенер өчен дә, көенер өчен дә күп кирәкмени?
Шушы олы гаиләнең әнисе - безнең җитәкчебез Фәйрүзә Муллина. Биредә җитәкче булып ул 2014 нче елдан бирле эшли. Аңа кадәр мәктәптә балаларга белем бирде.
"Мәктәптә, ичмасам, бала көннән - көн ныгый, матурлана, акыл утырта, эшнең нәтиҗәсе күренә. Ә картлар йортында тырышасың, тырышасың, ә азагы бик тә моңсу тәмамлана. Олы кеше күз алдында әкренләп сүрелә, сула hәм сүнә. Тик шулай да, интернатка авыр хәлдә килеп, аякка басучыларны күргәч, күңел шатлана. Туганнарына кунакка кайткан җирдән безне сагынып, тизрәк кайтасылары килүен белгәч, рәхмәт сүзләре ишеткәч, тырышуыбыз юкка түгел икән, дип сөенәбез", - ди ул.
Интернатта яшәү өчен барлык уңайлыклар булдырылып бара. Бүлмәләр ике-өч кешегә исәпләнгән, hәркайсында көндәлек кирәк-яраклар - суыткыч, телевизор урнаштырылган. "Каршылыксыз мохит" федераль программасы буенча бик күп эш эшләнде: коляскалы инвалидларга, авыр хәрәкәтләнүчеләргә уңайлы булсын өчен тотынгычлар беркетелде. Юынгыч, санузел бүлмәләре физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үзгәртелде. Мөстәкыйль йөри алмаучыларны бер урыннан икенче урынга күчерү өчен күтәртү җайланмасы көйләнде. 2015 нче елда, картлар йортына бүлеп бирелгән шифаханә бинасының икенче этажында капиталь ремонт үткәрелде. Картлар hәм инвалидлар йортында татар, урыс милләтендәге кешеләре яши. Аларның олы яшьтә булуларын, чиркәүгә, мәчеткә йөри алмауларын күздә тотып, шушы көннәрдә төрле диндәгеләр өчен гыйбәдәт бүлмәләре ачылды. Мөселманнар өчен бүлмә ачуда Тукай районы имам-хатибы Җәүдәт Харрасов, Казаклар авылыннан Зәки Ризатдинов, Бикләннән Мөдәфис Ахунов, Теләнчедән Назыйм Садыйков, Теләнче Тамак авылының "Фәйзрахман" мәчете мулласы Назиф абый Гильфановлар катнашты. Алар үзләренең күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Ә инде христианнар өчен бүлмә ачуда Новотроицк авылыннан иерей Александр ярдәм итте.
Безнең максат: интернатны җылы, якты, уңайлы итү, биредә яшәүчеләрне ашату, карау. Болары безнең кулдан килә торган эшләр, анысын булдырабыз. Ләкин кешегә ничек итеп күңел тынычлыгы өләшеп чыгасы, юксынуларын, сагынуларын ничек басасы икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев