Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында алдан тавыш бирү бара

Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия " партиясе депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларын алдан билгеләп куймакчы. Әлеге максаттан 22 май көнне алар бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештырды. Татарстанда барлыгы 560 хисап участогы 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сайлауга килгәндә исә, халык берьюлы берничә...

Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. "Бердәм Россия " партиясе депутатлыкка кандидат булып барачак кандидатларын алдан билгеләп куймакчы. Әлеге максаттан 22 май көнне алар бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү оештырды.

Татарстанда барлыгы 560 хисап участогы 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сайлауга килгәндә исә, халык берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Республикада исә кандидатлыкка кандидатлар саны - 60.

Бердәмроссиялеләр алдан тавыш бирү өчен районда берничә сайлау участогын берләштереп төзелгән 9 санау участогы оештырды. Алар Әҗмәкәй, Күзкәй, Биклән, Круглое Поле, Иске Абдул, Шилнәбаш, Иске Дөреш, Новотроицкое, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә уза.

Тукайлылар бүген Дәүләт Думасында үзләре күрергә теләгән кандидатлар өчен актив рәвештә тавыш бирә. Бүгенге чара хакында "Якты юл" сайтында көн дәвамында хәбәрләр белән таныштырып торачакбыз.

Фотода: Биклән авыл җирлегендәге санау участогында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев