Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Рауза апа Хайруллина туган ягын күреп кайткан
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен, дип үз-үзләрен аямаганнар... Минем бүгенге көндә Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Рауза апа Хайруллина турында берничә сүз әйтәсем килә. Рауза апа 1931...
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен, дип үз-үзләрен аямаганнар...
Минем бүгенге көндә Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Рауза апа Хайруллина турында берничә сүз әйтәсем килә.
Рауза апа 1931 нче елнын 12 июлендә Мамадыш районы Тулбай авылында дөньяга килә. 1943 нче елда "Чулпан" колхозына эшкә керә. Сугыш беткәнче шушы колхозда мал карый. Бу вакытта алар ачлыкны да, суыкны да уйлап тормыйлар. Зурлар белән беррәттән авыр эшләр башкаралар. Сугыштан соң бухгалтер курсларын тәмамлый. Гомере буе бухгалтер булып эшли.
Шушы көннәрдә, без Рауза апа белән аның туган авылы Тулбайга кайттык. Гомер итеп, ике ул үстергән йортын күргәч, аның күзләренә яшь тулды. Рауза апаны онытмаганнар, туганнары hәм авылдашлары безне бик җылы каршы алдылар. Шушы кечкенә генә авылда язучы Шәйхи Маннурга багышлап музей ачканнар. Чөнки ул да Рауза апаның авылдашы. Бу музейга кергәч, Рауза апа да кызыксынып, горурланып карады.
Без Рауза апаны хөрмәт итәбез, сәләмәтлек, озын гомер телибез, дип хәбәр итә Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев