Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә

Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Тукай - сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы, ул язган шигырьләр турында тәфсилләп сөйләде. Кичә барышында китапханәгә килүче яшь дусларыбыз Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар....

Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Тукай - сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы, ул язган шигырьләр турында тәфсилләп сөйләде. Кичә барышында китапханәгә килүче яшь дусларыбыз Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбез «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды, - дип язган безгә Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фәртдинова.

- Районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да бөек шагыйребезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. «Тукай мәңге минем йөрәктә» дип исемләнгән бәйрәмебездә интернатта тәрбияләнүчеләр белән беррәттән Теләнче Тамак авылының VI сыйныфта укучы балалары да катнашты. Алар бергә-бергә шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Соңыннан исә Тукай язган әкиятләр буенча кызыклы мастер-класс үткәрелде. Яше дә, карты да рәхәтләнеп әкият геройларын рәсемгә төшерде, - дип хәбәр итте безгә район картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев