Тукайлылар исемлектә беренче
Татарстан Республикасы сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт сату буенча Россиядә 6 нчы урында тора.
Татарстан Республикасында 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында барлык категориядәге хуҗалыкларда сугым өчен терлек һәм кош-корт җитештерү күләме (тере үлчәмдә) 355,6 мең тонна тәшкил итте, бу 2021 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда 4,2 мең тоннага кимрәк. Җитештерүнең кимү сәбәбе – авыл хуҗалыгы хайваннары санының кимүе белән аңлатыла. 2022 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында терлек һәм кош-корт сату (җибәрү) 2021 елның шул ук чорына карата - 99,9% һәм 2017-2021 елларның уртача күрсәткеченә карата 105,6% тәшкил итте. Терлек һәм кош-корт сату структурасында кош-корт иң зур өлешне алып тора - 51%, мөгезле эре терлек - 25%, дуңгызлар - 24%.
Татарстан Республикасының 20 районында терлек һәм кош-корт сату (җибәрү) күрсәткече 2021 ел дәрәҗәсеннән артып китә, 23 районда - 2017-2021 еллардагы уртача дәрәҗәдә.
Түбәндәге ТОП-5 район төбәктә иң күп терлек һәм кош-корт саткан районнар: Тукай районы - 34,9%, Актаныш районы - 8,7% , Питрәч районы - 8,4% , Зеленодольск районы - 8,4%, Буа районы - 5,4%.
/Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев