Тукай районында региональ юлны тикшерүдә җитди җитешсезлекләр ачыкланды
Тукай районы прокуратурасы муниципаль юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе белән берлектә «Чаллы – Зәй – Әлмәт» – Биклян – «Чаллы – Түбән Кама» региональ автомобиль юлының торышын тикшерде.
Тикшерү барышында юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы закон таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. Юл билгеләренең булмавы, яки яраксыз хәлгә килүе, ике яки күбрәк полосалы юлларда билгеләрне кабат урнаштыру таләпләренең үтәлмәве теркәлде. Моннан тыш, юлны аерып торучы полосадагы ут элементларының бозылуы һәм юлдагы чокырларның (колия) тирәнлеге нормадан артканлыгы ачыкланды — кайбер урыннарда деформация 70 мм га җитә.
Тикшерү ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы “Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе” тарафыннан юлларның бу участоклары тиешле рәвештә каралмавын күрсәтә. Техник регламентлар һәм ГОСТ таләпләренең үтәлмәве юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Главтатдортранс» директорына ачыкланган хокук бозуларны бетерү һәм җаваплы хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.
Тәкъдимнең үтәлеше район прокуратурасы контроленә алынды. Әгәр таләпләр үтәлмәсә, юлны тиешле рәвештә тотуны мәҗбүр итү буенча административ таләп белән судка мөрәҗәгать итү мәсьәләсе каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев