Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевнең бәйрәм белән котлавы
Район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
Хөрмәтле райондашлар!
Район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, алда торган бурычларның әһәмиятен исәпкә алып, шулай ук 2025 нче ел «Ватанны саклаучылар елы»нда иң беренче булып, котлауларымны Бөек Ватан сугышы ветераннарына – туган җиребезне фашист илбасарларыннан саклаган, азатлыгыбыз өчен көрәшкән фидакарь буынга юллыйм.
Әлеге бәйрәмдә без МХО зонасында катнашучы хәрбиләребезгә, барлык Ватан сакчыларына, үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән һәм бүген дә кулына корал тотып ил чикләрен саклаучы ир-егетләребезгә, шулай ук үзенең көндәлек намуслы хезмәте белән илнең куәтен ныгытучы райондашларыбызга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле ир-егетләр, Ватанны саклаучылар! Сезне бәйрәм белән котлап, исәнлек-иминлек, күңел тынычлыгы, олы бәхет, озын гомер телим.
Хөрмәт белән, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев