Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле тукайлылар, районыбыз кунаклары!

Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа 2023 ел якынлаша. Ә Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. Узып баручы ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар. Кадерле дуслар! Районыбызның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә.


Сезне Яңа ел һәм киләсе Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2023 нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа елның һәр көнен мәхәббәт һәм игелеклелек җылытсын! Яңа еллар мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев