Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукаебызны зурлап

Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм шулай ук Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Тукай һәйкәле янына килеп, бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар. Көн буе барган бәйрәм программасында...

Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм шулай ук Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Тукай һәйкәле янына килеп, бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар.

Көн буе барган бәйрәм программасында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар, өлкәннәр дә бик актив катнашты. Җыелганнар Тукай әсәрләрен укыдылар, әкият геройлары - бигрәк тә озын бармаклы Шүрәле бәйрәм күрке булды: оста итеп биеде, сикерде, шаярды, балаларның кулын кысты, кытыклады. 130 ел элек туган бөек Тукай исәннәрдән дә тере булып горур басып торды, милләтенә дәште, оныкларының сүзенә колак салды. Бу илаһи, могҗизалы әңгәмәнең шаһитләре - яңа ярган яфраклар да лепердәшеп Тукай шигырьләрен кабатлыйлар кебек тоелды миңа бу минутларда, - дип яза районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева бу тарихи вакыйга урыныннан алган тәэсирләре белән бүлешеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев