Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туганнары аларга сыена, якыннары, дуслары алар белән горурлана

Иске Дөреш авылында яшәүче Фоат һәм Фәүзия Габсаматовлар тиздән икесе дә гомер бәйрәмнәрен - 50 яшьлек юбилейларын бәйрәм итәчәк. Фоат әфәнде 20 елдан артык газ бирү системасында эшли, Фәүзия ханым исә 30 елга якын балалар укыта. Намуслы хезмәтләре, төгәл һәм җаваплы булулары белән Иске Дөрештә генә түгел, күрше-тирә авылларда, гомумән,...

Йорт ишегалдына аяк басуга ук хуҗаларның холкын да, ни рәвешле гомер итүләрен дә чамаларга була. Габсаматовларның да капкаларыннан аяк атлауга ук үзенә бер җылы мохит каршы ала, өй эчендә исә уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләр генә тудыра ала торган матурлыкка юлыгасың. Һәр җирдән чисталык, пөхтәлек һәм төгәллек бөркелә.

Аралашуны Фәүзия ханымнан башлыйбыз. Ул җырлы-моңлы Сарман якларыннан. Саклаубаш авылында бик матур, тату гаиләдә туып-үскән. Әтисе совхозда бригадир булып, әнисе мәктәп ашханәсендә, аннары пекарняда эшләгән. Туган авылы мәктәбендә белем алган. «Ул елларда үзешчән сәнгать бик көчле иде. Кечкенәдән җыр-бию яратып үскәнгәме, һәр чарада катнашырга туры килде. Иҗат концертлары белән районга, республикага күп йөрдек», - дип сөйли бүген Фәүзия Хәйдәровна.

Үзенең һөнәрен балаларга тапшыру, яшь буынның иҗади сәләтен ачу, үстерү ниятеннән, мәктәпне тәмамлагач, Фәүзия мөгаллим булырга карар кыла. Шулай итеп, ул документларын Алабуга педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү бүлегенә тапшырып кайта.

Диплом алганнан соң яшь белгечне Сарманның Иске Минзәләбаш мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Бик сагынып искә ала Фәүзия ханым ул елларны. Бар тырышлыгын биреп балалар укыта. Әлбәттә инде, яраткан шөгылендә - үзешчән сәнгатьтә дә иң активларның берсе була. Гомумән, мәктәп елларында да, студентлык чорында да, эшли башлагач та бер иҗат чарасын да калдырмый Фәүзия.

Озакламый тормыш җилләре аны Тукай районының Иске Дөреш авылына алып килә. 1991 елда алар шушы авыл егете Фоат белән гаилә коралар. Язмыш кушуыдыр, иптәш кызына кунакка гына кайткан Фәүзия, шулай итеп, Иске Дөрештә гомерлеккә яшәп кала. Мәктәпнең башлангыч сыйныфына укытырга керә. Авылда бала саны күп булганда алар белән сәнгать коллективлары оештырып, шулай ук районга, республикага чыгалар. «Авыл мәктәбендәме ул, шәһәрдәме - талантлы балалар бик күп. Иң мөһиме - аларның сәләтен ачу, алга таба үстерү. 28 ел башлангыч сыйныфларда эшлим. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: хәзер балалар күпкә мәгълүматлырак, шуңа күрә бездән дә һәрдаим белемебезне күтәреп тору сорала», - ди Фәүзия Хәйдәровна.

Фоатны да әти-әнисе кечкенәдән хезмәт яратырга өйрәтеп үстерә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ерак Көнчыгышта һава гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә, аннары авылда тракторда, комбайнда эшли, читтән торып Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый. Фоат милли көрәш остасы да. Ул вакытларда Сабантуйларда батыр калып алынган Мактау кәгазьләрен, бүләкләрен хәзер дә кадерле истәлек итеп саклый ул.

Фоат әфәнде, югарыда әйткәнебезчә, үз эшенә бик тә бирелгән кеше. Газчы һөнәренең үзенчәлекләрен ул кечкенәдән үк күреп үскән, чөнки әтисе дә авылда нәкъ менә шушы эшне башкарган. Бу эшне Фоат әтисеннән калган кыйммәтле хәзинә кебек итеп кабул иткән. Газ белән тәэмин итү системасы - кеше гомерләре һәм сәламәтлеге белән бәйле эш. Синең бер ялгыш адымың фаҗигагә китерергә мөмкин. Бу яктан зур җаваплылык тоеп эшли Фоат Дөлфекарович. Үзе түгел, ул хезмәт күрсәткән авыл кешеләре раслый моны. «Фоатны намуслы, гадел булганы, үз эшен төгәл белгәне өчен хөрмәт итәбез. Көнме ул, төн уртасымы - чакырабыз икән, килеп җитә. Элек ат белән йөри иде, хәзер машина белән. Газ белән шаярырга ярамый бит - монда үз эшенең остасы булган белгечләр кирәк», - дип сөйли Җикәнле Күлдә яшәүче 92 яшьлек сугыш ветераны Зөфәр ага Нәҗметдинов. Аның сүзләрен Кызыл Байрак авылы старостасы Гөлүсә Вәлиева да куәтли: «Фоатка бер шалтырату җитә. Бер килсә, күз төшереп кенә чыгып китми, һәр детальнең төзеклеген тикшерә, эшләми икән - төзәтә. Үзе бик таләпчән дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәвебезне һәрвакыт тикшереп тора», - ди ул. Фоат Дөлфекарович бүген Иске Дөреш, Яңа Бүләк һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләренә керүче дүрт авылга хезмәт күрсәтә.

Габсаматовлар икесе дә тормышта булсын дип яши торган кешеләр. Эшне һәрвакыт ахырына җиткерергә өйрәнгәннәр. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, сараенда малларын тоталар. Өйләреннән туганнары, дуслары өзелми, өстәлләре мул ризыктан сыгылып тора. Авылның җәмәгать тормышында, өмәләрдә, чистарту-агарту эшләрендә, мәчет тормышында иң активларның берсе алар.

«Икебез дә елан елында, чаян йолдызлыгы астында туганбыз. Ничек килешеп яшисез дип аптырыйлар безгә кайчакта. Әйтәсе килгәнне әйтәбез, эчтә калдырып, үч саклап йөрмибез. Шул да ярдәм итәдер безгә тату яшәргә», - ди Фәүзия ханым.

Илле яшь әле ул гомернең яртысы. Бүген Фәүзия белән Фоатның туганнары, якыннары, дуслары алар белән горурлана, аларга сыена икән - бу Габсаматовлар гаиләсе өчен олы бәхет. Сәламәт булып, киләчәктә дә якыннарга кирәк булып, эшебездә хөрмәтле булып яшәсәк иде дип телиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә