Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган җирнең газиз улы

Авыл хуҗалыгы тармагының: игенчелек, орлыкчылык терлекчелек, сөт җитештерү тармакларында уңышка ирешеп район данын республика күләмендә югары кимәлдә тоту юнәлешендә зур өлеш кертүче «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы ҖЧҖе директоры Марат Тәлгать улы Сафин хакында күләмле язма әзерләү күптәнге хыялым иде.

Ләкин җитәкче: «Авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтен бәяләргә кирәк. Менә алар турында язсагыз да була», – дип бу мәсьәләдә «судан коры чыгып» килде. Ниһаять, утыз ике ел буе шушы хуҗалыкта хезмәт куючы, шуның ике дистә елдан артыгын төпкә җигелеп алып баручы җитәкче хакында язу форсаты туды.

Марат Тәлгать улы Мерәстә туып-үскән һәм әти-әнисе, остазлары үрнәгендә шушы җирлектә гомере буе тырыш хезмәт куючы, күпләргә үрнәк булырлык җитәкче. Болай караганда, гади тормыш юлы, көндәлек эш-мәшәкатьләр, кебек. Ә шул гади генә тоелган эш, яшәеш, хуҗалык итүдә йокысыз төннәр, уңыш язмышы өчен борчылулар, үз халкының шатлыгы өчен сөенүләр һәм кайгы-хәсрәтләре өчен көенүләр... Гаилә башлыгы. Халык депутаты. Җитәкче. Остаз. Кайда гына бармасын, кемнең ишеген ачып кермәсен, аны – абруй казанган директорны ихластан колач җәеп каршы алалар, кыенсынмыйча – рәхәт итеп аралашалар. Менә шулай башланды Марат Сафин Яр Чаллы автомеханика техникумын уңышлы тәмамлый һәм автомобиль заводында эшли башлый. Армиядән соң ак калада һөнәре буенча эшли. Мәктәп еллары мәхәббәте – классташы Рәмзия белән алар кинотеатр, спектакльләргә йөриләр, өйләнешәләр һәм 1990 нчы елда авылга яшәргә кайталар. «Башта хуҗалыкта механик булып эшләдем, аннары инженер булып хезмәт куйдым. 2002 нче елның сентябрендә Илдар Шамил улы Гыймадиев «Чаллы-Бройлер»га директор булып китте. Үзе урынына мине калдырды. «Булдыра алсам эшләрмен. Юк икән – үпкәләмә», – дигән идем, Илдар Шамилович: «Хуҗалыкны кемгәдер бирсеннәр дә, безнең эш юкка чыксынмыни?! » – дип бик тиз “урынга утыртты”. Шуннан ризалаштым», – дип искә ала ул чакларны Марат Сафин. Тиешле урында, үз вакытында ватанпарвәрлек дигән сизгер «ноктага» баса белгән абруйлы җитәкче. Нәкъ шул сәбәпле район гына түгел, республика җитәкчелеге дә булдыклы аграр җитәкчегә тиенгән.

Шушы яктан, шушы туфрактан без

«Мин кабул итеп алганда хуҗалык өшәнгән, мескен хәлдә түгел иде. Ул заманның үз авырлыгы, хәзергесенең үз мәшәкате, дигәндәй. Җитәкчелек вазыйфасына алынгач хуҗалыкта хезмәт куючы белгечләр белән һәрвакыт киңәшләштем. Тиешле белеме һәм эш тәҗрибәсе булган Илдар Шамилович белән фикер алышып тордык. Халыкның туклыгы, ил язмышы – икмәк белән бәйле. Шушы авыр да, җаваплы да вазыйфаны бары тик бергә, бер йодрык булып оешып- тупланып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Үрне яулау – авыр. Ә инде шул үрдә нык басып тору – тагын да авыррак. Тормышымнан, башкарган эшемнән канәгатьмен. Гаилә коргач авылга кайтканыбызга һич үкенмим. Башта әти- әниләр канаты астында яшәдек, аннан йорт салып башка чыктык. Әти- әни колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куйды. Үсмерчагыбызда Тәскирә апам белән фермага барып әти-әнигә булыша идек», – дип авыл хезмәте турында яратып сөйли Марат Тәлгать улы. Хезмәт кешесенең кадерен белү әнә шул чактан салынган аңа. Ана сөте белән кергән яхшы тәрбия гомере буе озата бара. Тату, эшчән гаиләдә үскән Рәмзия белән Марат Сафиннар илгә- көнгә игелекле ул белән кыз тәрбияләгәннәр. Кызлары Алия гаиләсе белән Казанда яши, ул – халык сәламәтлеге сагында – табибә булып эшли. Уллары Тимур Казан аграр университетын уңышлы тәмамлап туган җиренә эшкә кайтты. «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы ҖЧҖенең әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Матур гаилә корган.

«Авыл хуҗалыгы тармагы буенча төрле һөнәрләрне үз итүче яшьләребез бар. Чулпан Илсур кызы Сафина югары белем алып эшкә үзебезгә кайтты. Гомер буе хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган инженер Азат Сәйфуллинның уллары урып-җыю чорында комбайнда эшләделәр. Әтисеннән эстафетаны кабул итеп алган Раил Сәйфуллин – югары белемле инженер. Хәзерге вакытта Казан аграр университетында укучы ике стипендиатыбыз булу киләчәгебезнең өметле булуына ышаныч бирә. Студентларыбыз тәҗрибә туплау максатыннан җәйге каникулларда үзебездә эшлиләр. Буыннар бәйләнеше булырга тиеш. Шуңа күрә дә хуҗалыкта төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хезмәтчәннәргә, аерым алганда торакка мохтаҗ булган яшь гаиләләр өчен Республика Программасы буенча, үткән елны Иске Абдулда һәм Мерәстә бөтен уңайлыклары булган икешәр (барлыгы дүрт) торак йорт төзеп файдалануга тапшырдык. Янында бакча үстерү өчен җир кишәрлеге бар. Мал-туар асрыйлар. Теләге булган кешегә эш тә, рәхәтләнеп яшәргә шартлары да бар, – ди директор.

Җиз иләктән үткән орлыклар

Агротехник чараларны үз вакытында һәм төгәл башкару нәтиҗәсендә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык югары уңыш алу буенча да республика күләмендә алдынгылар сафында. Үзләре карамагындагы 6100 гектар сөрүлек җирнең һәр карышын уңышлы файдаланалар. Елның елында җәйнең иң эссе чорында сәйдәшлеләрнең эш тәҗрибәсен, хуҗалык итү ысулларын башкаларга үрнәк итү һәм тәҗрибә алмашу полигоны максатларында биредә зона, республика семинарлары уздырыла. Үткән елның җәендә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров аграрийларга: «Орлыкчылык белән шөгыльләнүче һәр хуҗалык «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы ҖЧҖендәге шикелле орлык склады булдырырга тиеш. Бу хуҗалыкта басу- кырларда, ындыр табагында, орлык складларында эшләр агротехник таләпләрне үтәп башкарыла, сәйдәшлеләрдән үрнәк алыгыз!» дигән иде. Хәзер дә «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның ындыр табагында, зернотокта эш гөрли – орлык калибрлау зур темплар белән бара. 2023 ел уңышы өчен биредә сатуга 4000 тонна чәчүлек орлыгы әзерләп куелган. «Югары сыйфатлы, элиталы орлыкны үз җирлегебез, республика районнары, башка төбәкләрдән килеп алалар. Бүгенгесе көнгә 1000 тонна чәчүлек орлык реализацияләнде. Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе. Безнең ындыр табагында чәчүлек орлык, халык әйтмешли, җиз иләк аша узгач кына кулланучыга барып ирешә, шуңа даими клиентларыбыз бар. Халыкның сәламәт булуы, мул тормышта яшәве бездә җитештерелә торган орлыкның, игеннең һәм мөгезле эре терлекнең сыйфатлы булуы белән дә бәйле. Савым сыерларның сәламәт булуы – яхшы токымлы бозау туу һәм сыйфатлы сөт савып алу да ул. Бездә барлыгы 2500 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 750 се – савым сыерлары. Бүгенгесе көндә һәр сыердан тәүлегенә 29 литр сөт савып алабыз. Тәүлеклек тулаем савым 21 тонна тәшкил итә. Сөтне реализацияләү буенча ышанычлы кампания белән хезмәттәшлек итәбез. Аларда җитештерелгән продукцияне халык яратып ала», – ди халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүче хуҗалык җитәкчесе.

Кешене тыңлый һәм... ишетә белә!

Сәйдәшлеләр, Иске Абдул авыл җирлегендә яшәүче хөрмәткә лаек кешеләр хакында байтак яздым. Алар, үзләреннән битәр, Марат Сафин хакында күбрәк сөйлиләр иде. Һәм, сөенечкә, рәхмәт хисләре белән! Җитәкченең кешене тыңлый һәм ишетә белүе хакында.

«Зур бүләк үз иясен тапты! » – Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина сүзен шулай башлады. – Үтә тыйнак җитәкчебезгә мактаулы бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Сөендек. Без кулга-кул тотынып эшлибез. Авыл җирлегендә яшәүче халыкның күп проблемалары аның ярдәме белән уңай хәл ителә. Ул, чын мәгънәсендә «Ашыгыч ярдәм» ролен үтәүче җитәкче. Авыру-сырхаулар да, бәла-каза, афәтләр да адәм баласына килеп тора. Шул чагында авыл халкы иң беренче булып Марат Сафинга мөрәҗәгать итә. Бервакытта да кешене «буш кул» белән чыгармый: зар- интизар белән килгәненә ипләп кенә хәерле- файдалы киңәшен бирә; кайгы белән сыналганын юата; матди яктан авыр хәлгә калганына ярдәм итә. Әле бит авылларыбызда оештырыла торган барлык мәдәни чараларда финанс ягыннан булыша. Юмарт күңелле кеше. Авыл җирлегендә яшәүче барлык халык исеменнән аңа рәхмәт», – дип директорга рәхмәт хисләрен җиткерде.

«Җир улы» – бу сүзләргә олы мәгънә салынган. Бу сүзләрдә – җирнең чын хуҗасына, аңа кадер- хөрмәт күрсәтүчегә мәдхия дә, бу сүзләрдә – олы хөрмәт тә чагыла. Әнә ул, яшьлек егәрлеге белән ил агаларында була торган олпатлык кушылган чорына кергән җитәкче! Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бер йодрыкка туплап, эш көне башланыр алдыннан «кәнсәләрдә» белгечләре белән киңәшмә уздыра, янә карыйсың, ул – фермада. Ә инде бераздан – ул басу түрендә: зөбәрҗәти киңлекләргә өмет багълап күз карашын төбәгән. Барысы да якын, барысы үз аңа. Нәкъ үзе кебек – ул да бит башкаларга үз һәм якын кеше! Шуңа да Марат Тәлгать улы кебек олпат җанлы кешеләрне “туган җиргә кендеге бәйләнгән”, диләр. Бу аның хезмәтендә, кешеләргә хөрмәтендә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев