Түбән Суыксу бакчасына йөрүче бала скарлатина йоктырган
Узган атнада районда каты эчәк инфекциясе йоктыруның 11 очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның район бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. Авыручыларның 7се мәктәп һәм бакча яшендәге балалар. Яңа поселогы бакчасына йөрүче 1 бала микроспория белән чирләгән, Түбән Суыксу бакчасында тәрбияләнүче бала скарлатина эләктергән. Табиблар бер эшсез ир-атның - туберкулез, Татарстан...
Узган атнада районда каты эчәк инфекциясе йоктыруның 11 очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның район бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. Авыручыларның 7се мәктәп һәм бакча яшендәге балалар. Яңа поселогы бакчасына йөрүче 1 бала микроспория белән чирләгән, Түбән Суыксу бакчасында тәрбияләнүче бала скарлатина эләктергән. Табиблар бер эшсез ир-атның - туберкулез, Татарстан поселогында яшәүче бер кешенең С гепатиты вирусы йөртүен ачыклаганнар. Шушы ук поселокта яшәүче берәү мәче тешләвеннән зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев