Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәртип мәктәптән башлана

Санитар-экологик икеайлык барышында мәктәп ишегаллары җыештырылды, бакчалар тәртипкә китерелде, чәчәсе чәчелде, утыртыласы утыртылды. Инде менә нәтиҗә ясар вакыт җитә. 

Район мәгариф идарәсе комиссиясе барлык белем бирү учреждениеләрен йөреп чыгып, уңай якларны һәм җитешсезлекләрне ачыклады.  
Икеайлык йомгаклары, традиция буенча, район Сабан туенда игълан ителә. Ә аңа кадәр мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин, барлык мәктәп директорларын бергә җыеп, мәктәпләргә алып чыкты. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең беренче тукталышы Биклән мәктәбе ишегалдында булды. Наил Сәйманович рейдның тәҗрибә уртаклашу, үрнәк алу, нәтиҗәләр ясау өчен оештырылуын әйтте. Ул экологик икеайлык барышында күп эш башкарылуын билгеләп үтте. Комиссия ачыклаган җитешсезлекләрнең бетерелергә тиешлеген искәртте. 
Хуҗалык эшләрен алып баруда һәр коллек-тивның үз тәҗрибәсе бар. Биклән мәктәбе территориясе үзенең чисталыгы, төзеклеге белән үрнәк булырлык. Алмагач бакчасы җыештырылган, агачларның төпләре казып йомшартылган, кәүсәләре акшарланган. Алмагачлары ике елга бер мәртәбә уңыш биреп сөендерә икән. Мәктәп директоры Айрат Ибраһимов бу эшләрнең барысына да үзе җитәкчелек итә. Ул тәҗрибә участокларында укучылар белән эшләү тәртибе турында сөйләде. Әйтик, башка елларда чәчәк үсентеләрен сатып алган булсалар, быел үзләренекен утыртканнар, тиздән мәктәп яны гөлгә күмелер дип өметләнәләр.
Мәктәптә бакча эше белән янып-көеп йөрүче булганда, директорның күңеле тыныч. Түбән Суыксу мәктәбе директоры Венера Сафиуллинаның ышанычлы таянычы – биология һәм география фәннәре укытучысы Гөлсинә Фазуллина. Мәктәпнең тәҗрибә участогы 6606 квадрат метр мәйданны били һәм алты өлештән тора. Иң зурысы – җиләк-җимеш бүлеге, 4 мең квадрат метр мәйданда 29 төп алмагач, кызыл һәм кара карлыган куаклары тезелеп киткән. Кунаклар белән бергә чәчәклекләр, чөгендер, кишер, суган түтәлләре рәтләрен узганда Гөлсинә Миңнәхмәтовна мул уңыш алу серләре белән уртаклашты. Ул бакча эчендә география дәресләрен үткәрү мәйданчыгы да булдырган. Шунда, мисалга, квадрат метр, куб метр һәм башка үлчәмнәрне күзаллау өчен гади генә җайланмалар урнаштырылган. Әлеге тәҗрибә мәйданчыгы укытучыга дәресләрен кызыклы итеп үткәрү һәм балаларга тормыш өчен файдалы мәгълүматны үтемле итеп җиткерү мөмкинлеген бирә. 
Калмия төп белем бирү мәктәбе директоры Рәмзия Харрасованың мәктәп яны бакчасында уң кулы – химия һәм биология уытучысы Вәсилә Асылмәрдәнова. Тәҗрибәле педагог укучыларын үз предметларына оста итеп җәлеп итә белә. Күзәтүчән, кызыксынучан балалар сорауларына җавапны үзләре тапсын өчен Вәсилә Вагыйзовна алар белән мавыктыргыч тәҗрибәләр оештыра. Ул әзерләгән укучылар төрле бәйгеләргә чыга, җиңүләр яулый, дипломнар алып кайта. Калмия мәктәбенең күптәннән килә торган алма бакчасы үстерү тәҗрибәсе бар: чыгарылыш сыйныф укучылары истәлеккә алмагачлар утыртып калдыралар. Шул рәвешле алмагач бакчасын яшәртәләр. Тик соңгы елда гына, алма бакчасы бик зураеп китү сәбәпле, – хәзерге вакытта 131 төп агач үсә – роза гөлләре утыртуга күчкәннәр. Роза нәзберек гөл, үсеп китмәсә, укучылар алдында кыен булачак дип, алга таба сирень куаклары утыртуга күчмәкчеләр. Калмия мәктәбе эш тәҗрибәсе белән генә түгел, чәчәк орлыклары белән дә бүлешергә әзер, күпме кирәк, шуның кадәр бирә алабыз, ди Вәсилә Вагыйзовна. 
Һәр мәктәп бакчада эшләүнең үзенә генә хас ысулларын куллана. Үз фәннәрен белүче, хезмәтләренә фанатларча бирелгән педагоглар максатларына ирешүчән була. Андый энтузиастлары булган коллективлар да уңышка омтылып, нәтиҗәле эшли. Мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин әнә шулай дип эшсөяр педагогларның ролен берничә мәртәбә ассызыклап үтте. 
Калмия мәктәбенең актлар залында рейдта катнашучыларның җыйнак кына йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов та катнашты. Ул җирлек тормышында актив катнашучы, бер генә эштән дә читтә калмаучы мәктәп коллективына үз рәхмәтен җиткерде. Мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова быелгы төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгында, «Экояз 2020» акциясендә катнашканнары өчен мәктәп җитәкчеләренә, педагогик коллективларга рәхмәт әйтте. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина дүртенче чирек йомгаклары турында сөйләде. Җыелышта мәктәп хуҗалыкларындагы җитешсезлекләрне бетерүгә, мәктәп директорларының, укытучыларның ялларын оештыруга кагылышлы киңәшләр бирелде. 
Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин, рейдны йомгаклап, быелгы төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы кысаларында мәктәпләрдә башкарылган эшләрнең район җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнүен билгеләп үтте. «Быелгы уку елы да, экологик икеайлык һәм язгы бакча эшләре дә башка еллардагыдан үзгә шартларда барды. Шуңа карамастан, мәктәп территорияләрендә тәртип хөкем сөрә. Барыгыз да яхшы эшләдегез. Авыл җирлекләренә чыккан район җитәкчелеге сезнең тырышлыгыгызны күрә. Киңәшмәләрдә уңай бәяне ишетүе бик күңелле», – дип мәктәп директорларына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев