Төзүче – җәмгыятьнең тоткасы
Төзүче – катлаулы, җаваплы һәм абруйлы һөнәр. Яшәешебез, хәтта ки сәламәтлегебез төзүчеләрнең эше белән тыгыз бәйләнгән.
Тормышыбызны төзүчеләрдән башка күз алдына китереп булмый, шуңа да төзүче – җәмгыять тоткасы дип әйтү хаклыкка туры килә.
Торак йорт, социаль объектлар, инфраструктура үсеше төзүче һөнәре, аларның тырыш хезмәте белән бәйле. Бу җәһәттән республикабызда, шул исәптән безнең районда да, зур эшләр башкарыла. Шәхси һәм гомуми торак йортлар, социаль һәм промышленность объектларын төзү һәм төзекләндерү буенча безнең район – алдынгылар сафында. Җирлегебездә эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең динамикалы үсүе төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Районда яшәүче һәр кеше төзүчеләрнең тырыш хезмәте белән барлыкка килгән уңыштан файдалана. Бу, үз чиратында, шәхси торак йортлар, мәктәпләр, дәваханә һәм ФАПлар төзү; мөһим социаль объектларны ремонтлау; яңа ял парклары ясау, булганнарын төзекләндерү; яңартылган – тулысынча төзекләндерелгән ишегаллары; башка мөһим социаль объектларны үз эченә ала.
Төзүчеләр халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуны күздә тоткан мөһим проектларны үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен зур тырышлык куялар. Мисал өчен, «Безнең ишегалды» дәүләт программасы буенча Бәтке, Теләнче-Тамак, Түбән СуыкСу, Иске Дөреш, Иштирәк авылларында ишегаллары күзгә күренеп яңара, матурлана. Кыскасы, халыкның яшәеше өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Сәламәтлек – иң зур байлык. Халкыбыз иң зур байлыкка ия булсын, җәмгыятебез көчле булсын өчен район җирлегендә эш планлы оештырыла һәм динамикалы бара. Мисал өчен, «Сәламәтлекне саклау» дәүләт программасы буенча Яңа поселогындагы ФАПта капиталь ремонт эшләре бара, Калмашта яңа ФАП төзелә.
Балалар – безнең киләчәгебез. Алар яхшы белем һәм тәрбия алсын өчен җирлегебездә бөтен шартлар да тудырыла. 2023 нче елда Круглое Поле поселогы мәктәбендә капиталь ремонтның беренче этабын дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында Россия тимерьюллары челтәре (РЖД) финанслады. Быел капиталь ремонтның икенче этабы дәвам итә.
Республика программасы буенча Калмаш гомумбелем бирү мәктәбендә заманча ашханә төзелде. «Заманча мәктәп» федераль проекты, «Белем бирү» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» дәүләт программасы буенча мәктәп заман таләпләренә җавап бирерлек уку әсбаплары, техник чаралар белән җиһазландырыла. Шушы максатларны күздә тотып, химия, биология, физика кабинетлары яңартыла.
«Төзүчеләр көне»н билгеләп үткән бәйрәмдә районыбызда ирешелгән уңышлар турында да, киләчәккә матур планнар һәм зур максатлар турында да сөйләнде. Бәйрәмгә ямь өстәүче мәдәни чара, район башлыгы вазыйфасын башкаручы Рөстәм Закировның тәбрикләве төзүчеләрнең күңелен күтәрде, эшкә дәрт өстәде. Рөстәм Илдус улы Закиров чыгышында кайбер уңышларга тукталды һәм төзүче һөнәренең мөһимлеген ассызыклап болай диде: «Бүгенгесе көндә ирешелгән уңышларның нигезендә хезмәт ветераннары – беренче буын төзүчеләрнең фидакарьлеге тора. Һөнәри бәйрәмдә сезгә аеруча рәхмәтле булуыбызны белдерәбез. Сез район җирлегендә яшәүче халыкның тормыш-яшәешен яхшырту, Тукай районын югары дәрәҗәгә күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвегез сәбәпле хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз. Килер буынынар сезне хөрмәт белән искә алырлар. Шунысы сөенечле, бу абруйлы һөнәрне – сезнең эшне дәвам итүчеләр бар.
Төзүче һөнәре – авыр, җаваплы һәм саваплы. Фатирлы, йортлы булу – һәр кешенең иң зур максаты һәм хыялы. Сез – кешеләрне йортлы, фатирлы итүчеләр. Кышкы салкыннарда, җәйге челләдә, коеп яуган яңгырлар астында да сезнең эш тукталып тормый. Хезмәтегезнең җимешләре күзгә күренеп тора. Сәламәт булыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугры калыгыз. Эштә, тормышта булгалый торган хәвефхәтәрләр сезне читләтеп үтсен. Авыр хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын», – диде район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров. Аннары төзелеш оешмаларында эшләүче, югары уңышларга ирешүче хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев