Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш юлы – бай бер хәзинә

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән, сугышта әтисен һәм бертуган абыйсын югалткан, яшьләй тормыш арбасына җигелгән, бөтен гомерен чын кеше тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар Бигеш балалар йорты директоры булып эшләгән, районыбызның Калмия, Күзкәй, Чаллы шәһәре мәктәпләрендә якты яз калдырган РСФСРның атказанган укытучысы, Чаллы шәһәренең...

Тумышы белән Актаныш районы, Усы авылыннан. Әтисе укытучы Таһир Бәдретдин улы - заманының укымышлы кешесе, морзалар нәселеннән. Аны авылдан авылга наданлыкны бетерү өчен күчереп йөрткәннәр. Шунлыктан Таһирның алты малае һәм өч кызы төрлесе төрле авылда туганнар.

Китаптагы истәлекләр, гыйбрәтле язмалар сугыш һәм аннан соңгы авыр, ач- ялангач елларны күз алдына бастыра. Төрле сынауларны үтеп, авыл малаеның рухы көннән-көн ныгый, сугыш барган төбәкләрдән эвакуацияләнгән хатын-кызларны, балаларны сыендырган авылдашлары белән колхоз эшендә катнаша, үгез җигеп йөк ташый, атлар карый, ындыр табагында ашлык суктыра. Хезмәт көненә юньләп түләү булмаса да, ашлыкны кырып-себереп фронтка озатсалар да, авыл халкы җиңү киләсенә ышана, тырышып эшли. Автор бик дөрес тәкъдим ясый: сугышның төп җиңүчесе авыл халкы булды. Алар батырлыгын гәүдәләндереп, Мәскәү үзәгендә иңбашына урагын салган хатын-кыз белән кулына йөгән тоткан 11-12 яшьлек малайга һәйкәл куйсалар, бу буынның җиңүгә керткән хезмәтенә зур бәя булыр иде, дигән нәтиҗә ясый. Яшүсмер егеткә үз максатына ирешү җиңел булмый, күп каршылыкларны җиңәргә, үз хокукларын дәлилләп, ясалма киртәләрне җимерергә туры килә. Паспорт алу өчен рәистән рөхсәт язуы мәрәкәсен мисал итеп китерә. Ниһаять, әтисе һөнәрен сайлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Тырышып укый, өченче курсны өзеп, армия хезмәтенә озаталар. Радиомеханиклар курсын тәмамлый, авиация полкында хезмәт итә. Биредә полк командиры Алексей Анастасович Микоян, СССР дәүләте эшлеклесе Анастас Микоянның улы, җитәкчелегендә зур хәрби тормыш мәктәбе уза. Китапта армия хезмәтен, хәрби хезмәттәшләрен җылы хисләр белән искә ала. Төгәллеккә, тәртипкә, гаделлеккә, үз сүзендә торучан булырга өйрәнә. Соңыннан бу сыйфатлар мөгаллимлек эшендә бик тә ярап куя. Туры сүзле, тирән фикерле, үз эшенең остасы Ирек Уразаевны хуҗалыкның партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Ул ике эшне җигелеп тарта, читтән торып Казан университетында укый. Бервакыт колхозда эшләрнең гаять күп булуын, дүрт авылны берләштергән хуҗалыктагы партия оешмасына мөстәкыйль, башка эштә булмаган кешене секретарь итеп сайлау кирәклеген тәкърарлап, КПСС Үзәк Комитеты беренче секретаре Н. С. Хрущевка хат яза. Шушы эш райкомга ошамаган, «нигә безнең белән киңәшмичә яздың», дип җикеренә райкомдагылар. Ә бит хатка уңай җавап килгән. «Тәкъдимнәрегез дөрес. Мәсьәлә озакламый хәл ителәчәк», диелгән. Рәхмәт әйтәсе урында хат язучыга шелтә бирелә. Шуннан кәефе кырылган егет юкка-барга бәйләнеп, өркетеп эшли торган урыннан китеп бара. Озакка түгел, Калмиядә партком секретаре булып эшләгәндә, икмәк планын үтәп, колхозчыларга хезмәт көненә ашлык өләшүе өчен райком кешесе аны «саботажник» дип атап, партиядән чыгарырга карар кыла. Эш обкомга барып җитә, бюрода карала, яшь кадрларга сакчыл карарга кирәк, дип мәсьәлә кире кайтарыла. Райкомның яшь кешегә нахак гаеп тагуы аңа ышанычны какшата.

Истәлекләрдә Бигеш балалар йортына (баштагы чорда Чаллы районына карый), андагы тәрбия-укыту эшенә зур урын бирелә. Биредә И. Уразаев 14 ел буе җитәкчелек итә. Кайберәүләр аны атаклы педагог-тәрбияче Макаренкога тиңләп атыйлар. Әммә аның бары тик үзенә генә хас үзенчәлекләре, коллектив белән идарә итү алымнары була. Югары сыйныфта укучылар түбәнге сыйныфтагыларга ярдәм итәләр. Бер гаилә әгьзалары кебек тәрбияләнәләр, хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Эшләү дәверендә 498 ятим балага белем биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгаруларын зур уңыш, дип саный автор. Күбесе белән әле дә хәбәрләшә, рәхмәт хатлары килеп тора. Китапта кайбер хатлардан өзекләр дә китерелә. Элекке укучысы, күренекле археолог, галим Фаяз Хуҗин, запастагы полковник Радик Ирков, тәрбияче-педагог Гасимә Нәбиуллина һәм дистәләрчә башка һөнәр ияләре балалар йортындагы һәм мәктәптәге тәртип, пөхтәлеккә, балаларны хезмәтне яратуга тәрбияләүдәге эшләренә зур бәя бирәләр.

Педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Ирек Уразаевның нигездә үзенең тормыш һәм хезмәт юлына багышланган әлеге китабы балалар тәрбияләүдә мәгариф кешеләренә генә түгел, һәр гаиләгә файдалы чыганак булып саналырлык хезмәт, дип бәялисе килә.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев