Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Төбәкләрнең тарихи һәм фәнни маршрутларын «Пушкин картасы»на кертергә тәкъдим иттеләр

Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Дәүләт Советының «Туризм» юнәлеше комиссиясенең «Социаль туризм» төркеме утырышында төбәкләрнең тарихы, мәдәнияте һәм фәнни казанышлары белән бәйле туристик маршрутларын «Пушкин картасы» программасына кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Губернатор билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары һәм яшьләр тарихи һәм фәнни вакыйгаларга бәйле белем бирү, патриотик маршрутлар белән актив кызыксына. Аның фикеренчә, мондый юнәлешләрне карта программасына кертү яшь буынны үз төбәге тарихы, мәдәнияте һәм географиясе белән таныштыруның нәтиҗәле ысулы булачак.

Олег Кожемяко искәрткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Пушкин картасы»ннан 13 миллионнан артык кеше файдаланган. Ул шулай ук кайбер төбәкләрдә федераль программаның тиңдәшләре гамәлдә булуын билгеләп узды. Мисал итеп Приморьедагы «Арсеньев картасын» китерде: аның ярдәмендә мәктәп укучылары мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала.

Губернатор сүзләренчә, мондый программалар балаларга үз төбәкләренең тарихы һәм географиясе турында күбрәк белергә, төбәк символлары һәм үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Бу исә кече Ватанга карата хөрмәт формалаштыруга һәм патриотик рухны ныгытуга сәбәп була. Шулай ук комиссия рәисе күп кенә субъектларда уңай тәҗрибә булуын һәм аны киңрәк таратырга кирәклеген ассызыклады.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев