Үткән юлыбыз горурланырлык
Чаллы каласы 70-80 елларда Бөтенсоюз төзелеше үзәгенә әйләнгәч, халык саны ел саен 25-30 меңгә артып, 1976 ел башына 250 меңгә җитте. Шәһәр күләмендәге җыелышларда Тольятти шәһәрендәге кебек аерым районнар оештыру турында сүз кузгалды. Моны шәһәр партия комитеты да яклап чыкты. Һәм менә 1976 елның 20 апрелендә шәһәр комитеты беренче секретаре...
Үзгәреш Чаллы районына да кагылды. Моңарчы Чаллы шәһәр партия комитетына караган Чаллы районы халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның исеме белән аталып, партия эшләре буенча Чаллы шәһәр комитеты составында калды. Авыл эшчәннәре төзүчеләргә авыр вакытта җылы өйләренә урнаштырып, ашатып-эчертеп ярдәм иттеләр. «Без аларны хәзер ялгыз калдыра алмыйбыз», - дип, шәһәр партия оешмасы төрле шик-шөбхәләргә соңгы ноктаны куйды. Бу хакта Р. Беляев КПСС Үзәк комитетының идеология секретаре Михаил Сусловның: «В порядке исключения Тукаевский РК КПСС подчинить Набережночелнинскому горкому КПСС» дигән күрсәтмә кәгазен укып күрсәтте. Районның беренче секретаре итеп моңарчы район Советы башкарма комитетын җитәкләгән, тәҗрибәле аграр белгеч Йолдыз Вәгыйз улы Курмашев сайланды. Курмашев үзенең «Егетләр булып калдык» дигән истәлекләр китабында: «Тукай районы закон буенча аерым район, Министрлар советы кул астында, ә партия эше буенча шәһәр партия комитетына буйсына торган булып калды», дип язды. Бизмәнгә салгач, мондый хәлнең уңай яклары шактый булып чыкты. Һәр авылда диярлек күп төзелешләр бара. Килеп туган мәсьәләләрне бары тик горком белән генә килешеп хәл итеп була. Бу чорда: «КамАЗ, шәһәр, шәһәр яны зонасы» дигән гыйбарә телдән төшмәде. Рәис Беляев бу мөһим төзелешләрне һәм эшләрне беркайчан да аерып карамады, авыл эшчәннәре горкомның уңай мөнәсәбәтен тоеп яшәде. Горком тәкъдиме белән «Камгэсэнергострой» идарәсе башлыгы Евгений Батенчук атнаның бер көнендә авыл төзелеше мәсьәләләрен үзенең киңәйтелгән планеркасында җентекләп тикшерә иде. Шул сәбәпле Тукай районына караган кошчылык фабрикалары, дуңгызчылык комплексы, теплица кебек эре объектлар, хуҗалыкларда терлекчелек комплекслары, торак-көнкүреш биналары, юллар төзелеше нык алга китте. Авыл төзелеше өчен «Камгэсэнергострой»да махсус «Сельстрой» идарәсе төзелде. Аның булышлыгы белән Шилнәбаш, Кече Шилнә, «Татарстан» совхозы бистәсендә күп биналар сафка бирелде, «Сосновый Бор» бистәсе төзелә башлады. Кайсы авылга килеп керсәң дә, яңарыш, төзелеш кайнаганы сизелә иде. «Новый» бистәсе күзгә күренеп күтәрелде.
Төзелеш белән беррәттән игенчелектә һәм терлекчелектә зур уңышларга ирешелде. Мәсәлән, өченче Тукай район конференциясенә әзерләнгән белешмәдә 1978 елда район буенча гектардан 20,8 центнер, «Гигант»та - 33,9, «Чаллы» совхозында - 31,4, «Камский», «Ворошиловский»да - 22 центнердан күбрәк уңыш алынуы турында мәгълүматлар китерелә. Бу чорда сөт җитештерүдә дә һәр сыердан 3 мең чиген үтүче хуҗалыклардан Муса Җәлил исемендәге, «Коммунизм» колхозлары, «Татарстан» һәм «Гигант» совхозлары бар. Җирләрне ашлау һәм үсемлекләрне сугарып үстерү нәтиҗәсендә, яшелчәдән, бөртекле һәм азык культураларыннан мул уңыш алына башланды. Азык базасы ныгыгач, терлекчелек продуктлары да күбрәк җитештерелә, Тукай районы күп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтенә чыкты. Авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланып югары уңышларга ирешкәннәре өчен «Гигант» һәм «Весенний» совхозы директорлары Нәҗип Зыятдинов һәм Равил Низаметдиновлар, «Татарстан» совхозы сыер савучысы Минсәгыйрә Таҗиева Социалистик Хезмәт Геройлары исеменә лаек булдылар - шул чорда районны җитәкләгән Йолдыз Курмашев, Фаяз Мөҗәһитов, Мәхмүт Гыйлаҗев һәм фидакарьләрчә хезмәт куйган хуҗалык җитәкчеләре Фатыйх Якупов, Мөнәвир Юнысов, Степан Даричев, Петр Филлинов һәм дистәләрчә башка җитәкчеләрнең, хезмәт алдынгыларының исемнәре районыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язып куелырга хаклы. Без тарихыбызны берәмтекләп барларга, аны баетырга һәм сакларга, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләргә бурычлыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев