Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән мәктәпкә!

Уку елы башланырга ике атна калды. Әти-әниләр мәктәп кирәк-яраклары турында уйлана, кайгырта башладылар. Без тукайлылардан: “Сез мәктәпкә балаларыгызны әзерли башладыгызмы?» – дип сораштыру үткәрдек.

Земфира Мутыкова, Иске Җирекле авылы:

– Әлегә бернәрсә дә сатып алмадык. Якшәмбе көнне балалар белән лагерьдан кайттык. Өч бала белән бер атна эчендә без бик яхшы ял иттек, зур энергия һәм тәэсирләр алдык. Чулман буенда матур ял атналыгын оештырган өчен гаиләләргә ярдәм итү үзәгенә рәхмәт.

Бу көннәрдә кызларым белән форма һәм уку-язу кирәк-яракларын алырга барачакбыз. Узган елдан кайбер кирәкярак калды, ләкин күп нәрсәне сатып алырга туры киләчәк. Үзебез белгән кибеттә ел саен кирәкле әйберләрне алабыз. Канцелярия товарлары, аяк киеме, спорт формасы алыр өчен ким дигәндә 15 мең сум кирәк булыр дип уйлыйм.

Азалия Тләнче Тамак мәктәп-интернатының дүртенче сыйныфына бара, ә Розалия Мәләкәс мәктәбендә укый. Кызларым тырыш, аларны укытучылар мактый.

Ләйсән Миңнехуҗина, МусабайЗавод авылы:

- Быел кызыбыз Диләрә Мусабай-Завод урта мәктәбенең беренче сыйныфына бара. Мин аңа мәктәп формасын сатып алдым инде. Ул без яшь чакта киеп укыган форма кебек: ак алъяпкыч һәм көрән күлмәк. Ак тасмалар, аяк киеме, мәктәпкә кирәкле барлык әйберләрне сатып алдым. Әлегә канцелярия товарлары һәм букча гына сатып алынмады, чөнки аны – рюкзакны безгә бүләк итәчәкләр диделәр.

Ирем Илнар хәзер хәрби операция зонасында, аны 24 сентябрьдә мобилизацияләделәр. Тиздән аның кыска вакытлы ялга кайтуын көтәбез. Барыбыз да күрешер көннәрне саныйбыз. Диләрәбез исә укый-яза белә, бик тырыш кыз. Ул үзенең саннар һәм хәрефләр турындагы белемнәрен дүрт яшьлек абыйсы Тимур белән дә уртаклаша, аңа аңлата.

Мәктәпкә баручыларга уңышлар, укытучыларга сабырлык һәм тыңлаучан укучылар телим.

Файсал Гыйлаев, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, профсоюзының Тукай район комитеты рәисе:

- Быел Сәйдә исемле оныгым беренче сыйныфка китте. Гаҗәпләнмәгез, ул әти-әнисе белән Мьянмада яши, анда уку елы 14 августта башланды. Форманы һәм сумканы беренче сыйныф укучысына уку йорты үзе сатып ала. Мәктәп киемнәре логотиплы футболкадан һәм тездән түбән итәктән тора. Ә укучылар портфеле-тәгәрмәчле чемодан, ул сәяхәтләр өчен кебек. Зур су шешәсе булырга тиеш. Бу катгый тикшерелә. Оныгыбыз җәй буе безнең белән Ташкичүдә булды. Татар, рус телләрен яхшы белә, инглиз телендә укый. Минемчә, уку белән проблемалар булмаячак, сыйныфташлары белән тиз дуслашачак – ул безнең аралашучан.

Тиздән мәктәпкә!

Ралия Садыйкова, хуҗабикә, Калмия авылы:

– Улым Радмир быел дүртенче сыйныфка бара, кечесе – Раяз балалар бакчасына йөри. Элек үзем сатучы булып эшләдем, хәзер йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәм, күп итеп терлек, кошкорт асрыйм. Иремне иртәнге сәгать 5тә эшкә озатам, ул энесе Илмир белән бергә кырда, урып-җыюда эшли. Шушы көннәрдә арпаны җыеп алуны тәмамладылар, бодай басуына күчтеләр.

Тиздән мәктәпкә!

Ирем комбайнчы, караңгы төшкәч кенә өйгә кайта. Шуңа күрә мин үзем мәктәпкә баланы әзерләү белән шөгыльләнәм. Канцелярия товарларын сатып алдым, кием сатып алырга калды. Ел саен мин ике спорт формасы, костюм, запас чалбар, ике пар аяк киеме алам. Малайлар исә алар тиз туздыралар, кайвакыт ерталар, шуңа күрә ике пар кием кирәк. Ял көннәрендә Минзәләгә кибеткә барырга җыенам. Акчам юк, дип тә кайгырмыйм, «Вилданов» КФХ бухгалтериясенә мөрәҗәгать итәм, шунда ук кирәкле сумманы бүлеп бирәләр, проблема юк. Балаларны мәктәпкә җыю җиңел түгел. Безнең сыйныф җитәкчесе Рәмзия Миннерахман кызы Харрасовага авыр хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, сыйныфта малайлар күп, минемчә, аңа җиңел түгел. Яңа уку елы барлык балаларга да яхшы билгеләр һәм белемнәр китерсен.

Тиздән мәктәпкә!

Тиздән мәктәпкә!

Лидия Карамзина, Мәләкәс авылы:

- Ирем Вячеслав белән өч балабыз бар. Олы улым Игорьга 29 яшь, ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, Анжеликага 22 яшь, ул фитнес тренер булып эшли. Ә Порфирий хәзер җиденче сыйныфка бара. Минем барлык балаларым да яхшы укыдылар, ударниклар иде, алар өчен кызарырга туры килмәде, алар үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаштылар, Мәләкәс мәдәният йорты каршындагы «Питрау» фольклор коллективы әгъзалары. Ирем – «КамАЗ» машинасы шоферы, «Безнең ишегалды» программасы буенча территорияләрне төзекләндерүдә эшли.

Мәктәп кирәк-яраклары алыр өчен ял көннәрендә шәһәргә барам. 20 мең сум акча кирәк булыр дип уйлыйм. Ел саен улыбызга яңа костюм, кроссовкалар алабыз. Иң мөһиме, безне, әти-әниләрне, балаларыбыз уңышларыбыз белән сөендерсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев