Террорчылыкка каршы көрәш
Яңалыклар

Террорчылыкка каршы көрәш

Терроризмга каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттагы киңәйтелгән уртак утырышы узды.

Утырышта хокук саклау органнары, ФСБ вәкиле, районның имам-мөхтәсибе, башкарма комитетның бүлек башлыклары, террорчылар һөҗүменә дучар булырга мөмкин булган сәнәгать объектлары җитәкчеләре катнашты. Комиссия рәисе – район башлыгы Фаил Камаев. 
Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды. Фикер алышканнан соң комиссия карар кылды: район имам-мөхтәсибе Җәүдәт Харрасов мәхәлләләрдәге мәчетләрне кадрлар белән (укымышлы имамнар белән) тәэмин итү мәсьәләсе буенча эш планын террорчылыкка каршы комиссиягә тапшырырга тиеш була. 


Нет комментариев