Терлек азыгы әзерләнә
Районда мал азыгы әзерләү дәвам итә.
Бүгенгесе көнгә 11,7 мең тонна печән, 30 мең тонна сенаж әзерләнде. Үткән елдан калган запасларны да исәпкә алып, бер баш шартлы терлеккә 13,4 центнер сусыл һәм тупас азык төры килә. Бөртекле фуражны да кушып, бу күрсәткеч бер баш шартлы терлеккә 22,8 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Монда исәпкә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар да керә. Өстәмә рәвештә сенаж һәм силос салыначагын да күздә тотсак, терлекләрне уңышлы кышлату өчен мал азыгы тулысынча җитәрлек күләмдә әзерләнер дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев