Теләнче Тамак мәктәбендә укучы волонтерлар тыл ветераннары белән очрашты
Бәләкәй генә буйлы Әминә апа Вильданова Сарман районы Казаклар авылында 1930 нчы елның 19 нчы гыйнварында дөньяга килә. Бик сәламәт булып тумау сәбәпле, белем ала алмый. Ирләрен, әтиләрен, абыйларын сугышка озаткач, бөтен авырлык авылда калган карт карчыклар, хатын-кызлар, үсмерләр өстенә төшә. Әминә апа да әнисенә ияреп, кул урагы белән ашлык...
Бәләкәй генә буйлы Әминә апа Вильданова Сарман районы Казаклар авылында 1930 нчы елның 19 нчы гыйнварында дөньяга килә. Бик сәламәт булып тумау сәбәпле, белем ала алмый. Ирләрен, әтиләрен, абыйларын сугышка озаткач, бөтен авырлык авылда калган карт карчыклар, хатын-кызлар, үсмерләр өстенә төшә. Әминә апа да әнисенә ияреп, кул урагы белән ашлык ура, басуга орлык симәнәсе ташый. Көче булган карт-корылар, хатын-кызлар бәләкәй чана тартып, кайберләре биштәр асып, көннең нинди булуына карамастан, көн-төн Чаллы элеваторыннан ашлык ташыйлар. Әниләрен көтеп, ачлык- ялангачлык балаларның үзәкләренә үтә. Балалар басудан бәрәңге кәлҗемәсе, кычыткан, алабута үләннәре җыеп әниләренә әзерләп куялар. Кич җиткәч, сукыр лампа яктысында солдат хатларын укып, фронт өчен җылы оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Күңелләре белән сугыш бетүен көтәләр.
Сугыш беткәч, яшь кызларны вертолет заводына эшкә җибәрәләр. Сәламәтлеге булмагач, ул анда озак эшли алмый, кире Казаклар авылына кайта. Ул тумыштан II группа инвалиды. Әнисе вафат булгач, үз-үзен тәрбияли алмый. Өе дә начар хәлгә килә. Озакламый, 2004 нче елда Теләнче - Тамак картлар йортына яшәргә килә. Хәзерге көндә , ак яулыгын бәйләп , хөкүмәткә рәхмәт әйтеп, җылы, якты бүлмәдә үзе белгән догаларын укып, җитәкчеләргә, эшләүчеләргә исәнлек- саулык, гомер тели. Хөкүмәт тә үзенең тыл ветераннарын онытмый. Рәхмәт хатларын, юбилей медальләрен җибәреп тора. Авылдашлары да хәлен белеп, күчтәнәчләрен китереп торалар.
Хөрмәтле Әминә апа! Шулай изге догаларыңны укып озак еллар яшә, дип яза Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Диләрә Гарипова.
Шушы ук мәктәптә белем алучы тагын бер егет безне картлар йортында тәрбияләнүче ветеран язмышы белән таныштыра.
Мин Айназ Калимуллин Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына волонтер буларак һәрдаим килеп торам. Килгән саен пөхтә генә, түбәтәй киеп, моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәгән бабайга игътибар итәм. Түзмәдем, килеп исәнләштем, хәлләрен сораштым һәм без әңгәмә корып җибәрдек.
Бабай Шәйхеләгзәм Шайхразиев 1928 елның 12 февралендә Минзәлә районы Гөлек авылында колгозчы гаиләсендә туа. Әнисе Мияссәрә исемле, 3 кызга 1 малай була ул. "И, улым! Сез бит бик бәхетле сабыйлар! Минем яшьли әтием дә, әнием дә үлде. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Ятимлек өстенә тормышның авыр йөген дә тартырга туры килде. Ачлы- туклы килеш, зурларга ияреп, басуга салам тарттырырга, сыерларга аны ташып ашатырга тырыштык. Яңгырлы, карлы, бозлы көннәрдә дә мич алдында җылынырга вакыт юк иде. Бияләйләр бозланып ката, ярты - йорты гына киемнәр, әтиләрдән калган бишмәт - зур, төшеп интектерә. Ләкин авырлыклардан зарланмыйча, фронттагы хәлләрне ишетеп торгач, аларга да авыр, безгә дә түзәргә кирәк, диеп түздек. Тапкан һәр телем икмәкне һәм бәрәңгене шөкер итеп, бүлешеп ашадык. Сугыш беткәндә миңа 18 яшь иде. Тормышымны җиңеләйтү өчен, Казан каласына килеп, текстиль фабрикасына мастер ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Сугыш чоры балалары эшкә төрле җирләрдән килгәннәр иде. Күбебезнең этиләре, абыйлары сугыштан кайтмады. 2 ел эшләгәннән соң авылда калган әти - әни авырый башлагач, кире Гөлек авылына кайттым. Анда колхозда яңадан терлекчелектә эшли башладым. Әкренләп тормыш җайлана башлады. Өйләндем, 2 ул үстердек. 1977 елда Шильнебаш авылына килеп төпләндек. Совхозда терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Хатыным вафат булды, балаларыма кирәгем калмады, 2008 нче елда Теләнче - Тамак авылындагы картлар йортына яшәргә килдем. Мин II группа инвалид. Бүгенге көндә тормышымнан канәгать. Яши торган бүлмәм җылы, чиста, матур, барлык уңайлыклар булдырылган, тамагым тук. Эшчеләр игътибарлы, бик әйбәт карыйлар. Рәхмәт хөкүмәтебезгә шундый яшәү шартлары тудырган өчен. Хөкүмәт тарафыннан, тыл ветераны буларак, юбилей медальләре, открыткалар белән бүләкләнеп торам", дип сөйләде ул миңа үз тормышын.
Кызганыч, сугыш hәм тыл ветераннары елдан - ел, көннән -көн кимеп бара. Аларның якты истәлекләре, үткән гомер юллары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.Шәйхеләгзәм бабай, мин сиңа сәламәтлек, тыныч картлык көннәре телим. Синең сүзләреңне истә тотып, илгә кирәкле, ышанычлы кеше булып үсәргә тырышырмын! Әти-әниемә, өлкәннәргә карата хөрмәтле булырмын, дип яза Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Айназ Калимуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев