Техника ремонтлауга бәя
Районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны һәм ремонт эшләренә әзерлеген республика комиссиясе тикшерде.
Алар техниканың саклану шартларына, янгынга каршы күрелүче куркынычсызлык чараларына, башка төрле нечкәлекләргә игътибар иттеләр. Комиссия иң югары бәяне «Кама» агрофирмасына бирде. Алар алырга мөмкин булган 70 баллдан 62,5 балл алды. Икенче урында С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык (61 балл), өченче урында «Гигант» хуҗалыгы (60 балл).
Тулаем алганда, комиссия район механизаторлары белән белгечләрнең эшенә яхшы бәя бирде, шул ук вакытта техниканы карау вакытында табылган җитешсезлекләрне төзәтергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев