Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әтәч һәм тавыклар урлаган ир-ат иректән мәхрүм ителде

Быелның ике ае эчендә җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган ике кешегә шартлы хөкем иректән мәхрүм ителүгә алыштырылды. Кече Шилнә авылында яшәүче В. наркотик матдәләр саклаган өчен 2014 елның март аенда 3 елга сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ләкин ул шул чорда җәмәгать тәртибен бозган...

Быелның ике ае эчендә җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган ике кешегә шартлы хөкем иректән мәхрүм ителүгә алыштырылды.

Кече Шилнә авылында яшәүче В. наркотик матдәләр саклаган өчен 2014 елның март аенда 3 елга сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ләкин ул шул чорда җәмәгать тәртибен бозган һәм наркотик матдәләр кулланган өчен берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды. Бу гамәлләре өчен 2014 елда аның сынау срогы 3 айга озынайтылды. 2015 елда тагын 1 ай өстәлде. Ләкин ир-ат хокук бозуын дәвам итте. Нәтиҗәдә район суды карары белән ул 3 елга иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелде.

Яңа поселогында яшәүче М. әтәч һәм тавыклар урлаган өчен 2015 елның июнендә мәҗбүри эшләргә тартылган иде. Ләкин хокук сакчыларының даими күзәтүе астында булуын белә торып, алар кушкан таләпләрне үтәмәде: исерткеч эчемлекләр кулланды, эшләмәде. Быел февраль аенда ир-ат иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелде.

2016 елның 1 мартына җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша барысы шартлы хөкемгә тартылган 118 кеше үтте, дип хәбәр итә филиал җитәкчесе Альберт Гермес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев