Таулар авылында ике хуҗалык янды
Якшәмбе көнне Таулар авылында янгын чыгып, ике хуҗалыкка зур гына зыян китерде. Ике фатирлы йортның икесендә ишегалдындагы корылмалар янды, бер фатирның түбәсе, бүлмәләр янып бетте. Кыскасы, әлеге торак бүген яшәрлек хәлдә түгел. Сарайларда коры печән, салам сакланган булган, җитмәсә, көне дә җилле - шуңа күрә ут бинадан бинага бик тиз...
Якшәмбе көнне Таулар авылында янгын чыгып, ике хуҗалыкка зур гына зыян китерде. Ике фатирлы йортның икесендә ишегалдындагы корылмалар янды, бер фатирның түбәсе, бүлмәләр янып бетте. Кыскасы, әлеге торак бүген яшәрлек хәлдә түгел. Сарайларда коры печән, салам сакланган булган, җитмәсә, көне дә җилле - шуңа күрә ут бинадан бинага бик тиз күчкән. Урынга беренчеләрдән булып Боерган, Калмия ирекле янгын сүндерүчеләре килә, авыл халкы да бик нык булыша. Шул рәвешле, икенче фатирны саклап кала алалар. Янгыннның сәбәбе әлегә билгеле түгел, тикшерү бара, дип хәбәр иттеләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев