Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тату гаилә булып яшибез

Һәр ил һәм аның халкы бүгенге дөньяда үз әһәмиятенә ия, халык мәдәнияте һәм милләт тарихы төшенчәләре, аларның формалашуы һәм үсеше бик мөһим. Һәр халык һәм аның культурасы үзенчә уникаль, һәр халыкның тәме һәм кабатланмавы башка халыклар белән ассимиляциядә югалырга тиеш түгел, үсеп килүче буын һәрвакыт аларның кем икәнен истә тотарга тиеш.

Менә шул максаттан Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Россия халыклары традицияләре», дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Биредә җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре җыелды. Аларның һәрберсе үз халкының милли ризыклары белән килгән. Бу сый-нигъмәтләрдән чәй өстәле сыгылып тора иде. Китапханәчеләр халыклар бердәмлегенең әһәмияте, кайбер халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр. 
Таҗикстаннан кайткан Надира Назарова һәм Малахат Мирзоева таҗик халкы традицияләре турында сөйләп, казанда пешкән пылау белән сыйладылар. Төрле халык пылауны төрлечә әзерли. Һәм бүгенге таҗик пылавында фасоль да бар иде. Ул үзенчәлекле тәм биреп торганын өстәл артында җыелган кунаклар авыз итеп белделәр.
Балачагы Үзбәкстанда үткән Рената Зарифуллина да үзбәк халкының көнкүреше турында бәян итте. Рената яшәгән урамда кореялы гаиләләр күп булган. Шунлыктан ул «пигоди» дип аталган корея халкы ризыгын пешереп килде, аны әзерләү ысулларын һәм авыз итү тәртибен сөйләде. Бу гадәти булмаган ризык белән кунаклар бик кызыксынып, сораулар бирделәр һәм ят ризыкның рецептларын сорап алдылар.
Әрмәнстаннан Татарстанга килен булып килгән Татевик Сафарян безнең китапханәдә инде беренче тапкыр түгел. Моңа кадәр ул әрмән халкы ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашкан иде. Бүген дә Татевикның үз халкы белән горурланып, гореф-гадәтләре турында сөйләвен таң калып тыңлап утырдылар. Виноград яфракларыннан әзерләнгән долма, гата пирогын әзерләү серләре белән уртаклашты. Гата эчендә бәхет тәңкәсе яшерелгән икән. Шул тәңкәле гата кисәге эләккән хатын-кызны алда бәхетле тормыш көтәчәге белән тәбрикләде. Татевикның кызы Анита да әрмән телендә шигырь сөйләп, барыбызны да сөендерде.
Бу бәйрәмдә башка балалар да бик теләп чыгыш ясадылар. Дөреш авылыннан килгән кунак кызы Мәликә татарча шигырь сөйләп, татарча җыр башкарып, артистлыгы белән шаккаттырды. Сәидә Калимуллина белән Кирилл Валеев та кунакларга шигырьләрен ишеттерделәр.
Районыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызы да бәйрәмебезне хуплап, төрле милләт халкының дус булып яшәве, татар хылкының да матур мили гадәтләре барлыгы турында сөйләде. Ул чарага балан бэлешен пешереп килгән, аны әзерләү тәртибе белән таныштырды.
Әлбәттә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен чәк-чәктән башка күз алдына китереп булмый. Һәм моны дәлилләп, Халиуллина Зөлфия ханым чәк-чәкләрен әзерләү ысулларын бәйнә-бәйнә сөйләде. Чыннан да, чәк-чәк белән тәмләп чәй эчү – татар халкына гына хас гадәттер.
Гомумән алганда, кунакларыбызның барысы да тәм-томнар белән килгәннәр, аларны әзерләү серләре белән бүлештеләр. Барлык ризык та аерым мактауга лаек иде. Моны күреп, халкыбызның тырышлыгына, бай мирасына инанасың. Алсу Гөбәеваның дөгеле-кабаклы бәлеше, Гөлнур Әһлиуллинаның өчпөчмаклары һәм татлы кош телләре, Илиза Гильмиярованың маринадлы гөмбәсе, Нәсимә Сәгъдиеваның кәбестә бөккәне, Нәсимә Бәдретдинованың алма шарлоткасы, Мәүлидә Мингалееваның һәм Гөлфия Авзалованың гөбәдияләре – барысы да тел йотарлык иде.
Чарада төрле халыкларның милли киемнәренә дә игътибар бирелде. Татар, рус, башкорт, чуаш халкы костюмнарына күзәтүне, һәр халыкның үзенә генә хас булган бизәкләрнең мәгънәсе белән таныштыруны мәдәният йорты режиссеры Райлә Закирова үткәрде.
Чыннан да, җирлегебездә төрле халык яши, аларның яшәү рәвешләре, милли бәйрәмнәре аерылып тора. Ләкин без барыбыз да бер җирлектә бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп яшибез. Һәр халыкның да үткәне бар, аны барыбыз да белеп, дустана мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Чөнки халыкның бердәмлеге безнең ил өчен сәяси һәм рухи яктан төп милли идея булды, бар һәм булачак. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйли торган тарихи нигез.
Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев