Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татмедиа“ ачык акционерлык җәмгыятендә яңа директор

Чәршәмбе көнне Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенә яңа директор билгеләнде. Бу урынга моңа кадәр матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын биләгән 49 яшьлек Фәрит Шаһиәхмәтов килде. Ул әлеге постта әле елга якын гына эшләгән 32 яшьлек Рөстәм Бикмөхәммәтовны алыштырды.

Коллективка Фәрит Шаһиәхмәтовны "Татмедиа" ААҖнең директорлар Советы рәисе урынбасары, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов тәкъдим итте.
Фәрит Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казахстан ССРның Караганда шәһәрендә туган. 1981-1985 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1991 елда Мәскәүнең Кызыл Байрак хезмәт орденлы полиграфия институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге алган. 1986-1994 елларда Татар газета-журнал нәшриятында төрле вазифаларда эшләгән. 1994-1999 елларда - Полиграфия-нәшрият комбинатында баш инженер, 1999-2001 елларда - ТР матбугат, телетапшырулар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры урынбасары, 2001-2002 елларда - ТР Элемтә министрлыгында эшләр белән идарә итүче, 2002-2003 елларда - ТР Министрлар Кабинетының иҗтимагый берләшмәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы. 2003-2009 елларда Фәрит Шаһиәхмәтов "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары вазифасын биләде, 2009 елдан исә матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде.
Шаһиәхмәтов бу урынга тармакның иң авыр вакытында килде, дип билгеләп үтә "БИЗНЕС Online" экспертлары. Чөнки бүген массакүләм мәгълүмат чараларының табышлары кими, ә Мәскәүдә дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чараларын дотацияләүне тулысынча туктату турында сүзләр йөри. Мәгълүмат өчен: бүген "Татмедиа" ААҖ 130 массакүләм мәгълүмат чарасын - 61 газетаны, 10 журналны, 28 телекомпанияне, 19 радиостанцияне, 1 мәгълүмат агентлыгын, 1 электрон газетаны һ.б.ларны берләштерә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X